Питрәч кызлары – «Керәшен чибәре-2026» конкурсы финалистлары
Җиңүченең исеме 18 июльдә билгеле булачак
Питрәч районыннан Дарья Дементьева һәм Ангелина Мухина «Керәшен чибәре-2026» республика конкурсында катнаша. Татарстанның алты районыннан — Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч һәм Тукай районнарыннан барлыгы 10 кыз финалга чыкты.

Эльмира Шрыкова фотосы
Дарья Дементьева Керәен Сәрдәсе авылын тәкъдим итә. Ул Казан федераль университеты студенты. Фотография, видео төшерү һәм шигырьләр уку белән мавыга. Аның тормыш кредосы: «Изге йөрәкле бул». Аның өчен бердәмлек – ул ачыклык, шәфкатьлелек, килешә белү һәм уртак максатларга ирешү. Керәшен гүзәлен Дарья гаилә учагын һәм гореф-гадәтләрне саклаучы итеп күрә.

Эльмира Шрыкова фотосы
Ангелина Мухина Питрәч районында туган, хәзер Казанда яши. Ул лингвист-магистр, аспирантка, инглиз теле укыта һәм Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә эшли. Ангелина сәяхәт итү һәм китаплар уку белән мавыга. Аның девизы: «Кешенекенә тимим, үземнекен бирмим». Аның өчен бердәмлек – уңышның нигезе. Ул керәшен гүзәлен — милли үзаңны йөртүче һәм иманны саклаучы дип саный.
Җиңүченең исеме 18 июльдә «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә билгеле булачак. Традицион чара Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылындагы «Тырлау» аланында узачак. Финалга чыккан кызлар үзләренең визит карточкаларын һәм иҗади номерларын тәкъдим итәчәк, шуннан соң жюри төп титул иясен билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia