Питрәч кызы өчен акча җыябыз
Аңа махсус кресло-коляска һәм вертикализатор (терәк өчен җайланма) кирәк.
Өч яшьлек Эмилия Нуриевада балалар церебраль параличы (ДЦП), спастик тетрапарез (очлыкларның хәрәкәте бозылуы), эпилептик энцефалопатия һәм структур эпилепсия диагнозы куелган. Аңа махсус кресло-коляска һәм вертикализатор (терәк өчен җайланма) кирәк. Җыярга кирәкле гомуми сумма 500 мең сум тәшкил итә, шуларның яртысы җыелган.
Эмилиянең әнисе Айсылу Нуриеваның йөклелек чоры яхшы бара, һәм беренче скринингта тайпылышлар булмый. Әмма соңрак булачак ананың сәламәтлеге белән проблемалар барлыкка килә, бу баланың кан агымының бозылуына китерә. Сабыйны коткару өчен, 29 атнада табиблар ашыгыч кесарево кисүе үткәргәннәр. Ул 950 грамм авырлыкта һәм 33 сантиметр буйлы булып туган.
Тормышының беренче аен кыз реанимациядә үткәрә, үпкәләренә ясалма вентиляция куела. Акрынлап ул мөстәкыйль сулый һәм авырлык җыя башлый. Сабыйны туганнан соң ике ай узгач кына өйгә алып кайталар.
Эмилия – Нуриевлар гаиләсендә бердәнбер бала. Башта ата-аналар сабыйның хәлсезлеге һәм начар күрүе вакытыннан алда туу белән бәйле дип уйлаганнар. Бәләкәй чагында кыз ковид белән авырган. Ә алты айда аңа ДЦП диагнозы куела. Аның шулай ук эпилепсиясе булуы ачыкланган.
Тормышының беренче елында Эмилия күзләренә берничә операция кичерә, аңа глаукома диагнозы куялар. Ашказаны белән проблемалар аркасында бала алгы корсак стенасын һәм ашказанын тоташтыручы ясалма тишек – гастростома аша туклана.
Дәвалау, тикшерү, гормональ уколлар, массажлар һәм башка медицина процедуралары, даими кыйммәтле дарулар кабул итү Эмилия тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Әнисе әйтүенчә, түләүсез тернәкләндерү сизелерлек нәтиҗәләр бирми, шуңа күрә гаилә түләүле белгечләрне өйләренә чакыра. Мануаль терапевт белән бер тапкыр үткәрелә торган сеанс 3500 сум тора. Дәвалау физкультурасына (ЛФК) ай саен 30-40 мең сум китә. Бу чыгымнарны гаилә үз көче белән каплый, әмма хәзер алар беренче тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
Махсус коляска башны, кулларны, арканы һәм аякларны беркетеп куя. Ул Эмилиягә уңайлылык һәм куркынычсызлык өчен кирәк. Вертикализатор кызга гәүдә торышын тотарга, аякларын аерырга һәм акрынлап хәрәкәт күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк.
Айсылу сөйләвенчә, кыз даими рәвештә дефектолог белән шөгыльләнә, бу аңа сөйләмен үстерергә, мөстәкыйль ашарга өйрәнергә һәм бит мускулларын ныгытырга ярдәм итә.
Барлык кыенлыкларга да карамастан, Эмилия – бик шат күңелле һәм көләч кыз.
– Ул барысын да аңлый, әйләнә-тирәне кызыксынып күзәтә һәм хәтта: “әби”, “әни”, “әти” сүзләрен әйтә. Кызым башын тотарга һәм аякка басарга тырыша. Бу җайланмалар аңа үсәргә ярдәм итәр дип ышанам, – дип уртаклаша әнисе.
Сез Эмилиягә һәм аның гаиләсенә акча җыеп ярдәм итә аласыз. Хәтта зур булмаган сумма да кызның сәламәтлеге һәм киләчәге өчен көрәшкә мөһим өлеш кертәчәк. Банк картасы 2200 5301 6180 6591 (Ак Барс банкы), 8 (939)393-57-22 телефон номерына беркетелгән (Айсылу Әхмәт кызы Нуриева).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа