Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч мәктәбе укучысы Юлия Филиппова: “Үз алдыңа һәрвакыт зур максатлар куярга кирәк!”

Кыз мәктәп думасын җитәкли, гомуми мәктәп үзидарәсе президенты булып тора.

2 декабрьдә мәктәп һәм колледж укучылары республика “Алдынгылар советы” рәисен сайлаячаклар. Мондый үзидарә органы безнең илдә беренче тапкыр барлыкка киләчәк. Сайлауларның икенче турына чыккан унике кандидатның берсе балалар лидеры булачак. Алар арасында безнең район вәкиле Юлия Филиппова да бар.

Кыз мәктәп думасын җитәкли, гомуми мәктәп үзидарәсе президенты булып тора.

– Юлия бик җаваплы һәм намуслы кеше, яхшы укый. Шул ук вакытта аның бар нәрсәгә үз карашы бар һәм ул аны яклый белә, – диде аның сыйныф җитәкчесе Елена Егошина.

Ә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Ефремова Юлияның мәктәп горурлыгы, иҗтимагый һәм барлык мәдәни-иҗади чараларда катнашучы булуын билгеләп үтте. Аның мәктәптә хәтта үзенең бию коллективы бар, чөнки ул балачактан ук хореография белән мавыга.

– Аның җитәкчелегендә безнең мәктәп командасы күптән түгел “Стартинейджер” район конкурсында җиңү яулады, – дип сөйләде директор урынбасары. – Һәм инде өченче ел ул әлеге конкурсның лидеры.

Бүген Юлия үзен яңа рольдә сынап карый. Ул республика “Алдынгылар советы” рәисе сайлауларының финалына үтте. Аңа “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләр үзидарә органының җирле бүлеге җитәкчесе Евгений Семенов ярдәм итә.

– Финалга республика шәһәрләре вәкилләре үтте. Юлия исә авыл җиреннән булган бердәнбер укучы. Мин ышанам, ул лаеклы кандидат һәм җиңү өчен көрәшә ала, – диде ул.

Аның укытучылары да шундый ук фикердә, алар барысы да Юлияның җиңүен тели. Ә инглиз теле укытучысы Светлана Шәйдуллина сүзләренчә, ул мондый балалар хәрәкәте барлыкка килүенә бик шат.

– Безнең буын һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль булды. Безне башта октябрятка, аннары пионерга һәм комсомолга кабул иттеләр. Болар барысы да бик тантаналы һәм дулкынландыргыч шартларда үтә иде. Барысының да яңаруы бик яхшы, Юлия кебекләргә үз артыннан ияртеп алып барырлык балалар бар, – дип билгеләп үтте ул. – Авыл җирлегендә иҗади, талантлы яшьләр бик күп, – дип саный Юлия. – Һәрвакыт хәрәкәттә булырга, үсәргә, үз алдыңа зур максатлар куярга һәм үзеңне төрле проектларда сынап карарга кирәк, – ди ул.

“Алдынгылар советына” сайлаулар” проекты кысаларында сайлау алды кампанияләре, дебатлар һәм рәис вазифасына сайлаулар процедурасы узачак. Җиңүче муниципаль лидерлар командасы белән бергә республикада балалар хәрәкәтен үстерәчәк һәм аны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса