Питрәч мәктәбе укытучысы Лилия Гатиатуллина: «Туган тел – гаиләнең төп байлыгы»
Ул укытучылар гаиләсендә үскән

2022 ел. Лилия Гатиатуллина “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы кысаларында Мамадыш районының Кече Сөн авылында композитор Яруллиннар скверы янында. / Фото шәхси архивтан
Милли мәдәният абстракт төшенчә генә түгел, ә яшәү рәвеше булган кешеләр бар. Аларны хәтерне, туган телне саклаучылар, традицияләрне дәвам итүчеләр дип атарга була. Питрәч икенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатынкызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Хәмит кызы нәкъ шундыйлардан.
Лилия Хәмит кызы укытучылар гаиләсендә үскән. Әнисе Минзифа Гыйльми кызы татар теле һәм әдәбияты укыткан, әтисе Хәмит Рәшит улы математикадан белем биргән. Укытучы баласы булу – зур җаваплылык: син һәрвакыт игътибар үзәгендә, башкаларга үрнәк булырга тиешсең. Бу гаиләдәге өч кыз да әти-әнисе өметләрен аклый – алар белемгә омтыла һәм туган телгә булган мәхәббәтне каннарына сеңдереп үсәләр.
Иҗади гаилә үзләренең вокаль ансамблен төзегән: әтиләре гармунда уйнаган, әнисе белән кызлары татар халык җырларын башкарган, курай тавышы да яңгыраган. Райондагы бер генә чараны да калдырмаганнар, ә бервакыт хәтта Мәскәүдә, ВДНХда да чыгыш ясаганнар. Аларның өендә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре еш кунак булган. Лилия Хәмит кызының әнисе легендар җырчы Әлфия Авзалова белән дус була, ә җырчының гитарачысы кайчандыр әтисе белән бергә укыган. Шулай ук танылган язучылар Туфан Миңнуллин һәм Атилла Расих, Шәүкәт Галиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев та гаиләнең кунаклары булган. Мондый мохит Лилиядә балачактан ук сәнгатькә, телгә һәм милли мәдәнияткә карата тирән хөрмәт тәрбияли.
Туган тел – гаиләнең төп байлыгы. Кызларның барысы да Казан дәүләт университетының татар теле факультетына укырга керә. Туган телгә мәхәббәт тормыш эшенә әверелә. Инде 30 ел Лилия Хәмит кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул татар телле балаларга да, рус теллеләргә дә белем бирә.
– Балага аңлату гына җитми – аны кызыксындырырга кирәк, – ди педагог. – Без дәресләр белән генә чикләнмибез, укучылар белән республиканың музей һәм театрларына йөрибез.
Лилия Хәмит кызы үз гаиләсен коргач, 11 ел буе Шихазда авылында яшиләр. Балалар янәшәләрендә гел рус сөйләмен ишетә, рус мәктәбендә укый. Ләкин ата-ана туган телне саклап калу юлын табалар.
– Балалар өйгә килеп керүгә, без татарча гына сөйләшә идек – бу безнең гаилә кагыйдәсе иде, – ди әниләре. – Барысы да атааналардан, өйдәге сөйләмнән башлана, ә аннан соң гына мәктәп һәм балалар бакчасы үз ролен уйный. Тел, беренче чиратта, гаиләдә яшәргә тиеш – шул вакытта гына ул сакланачак. Элек-электән, бала ана телен өйрәнмәсә, аңа башка телләрне өйрәнү авыр була, дип әйтәләр иде. Әмма хәзер, кызганыч, татар гаиләләрендәге балаларның да рус телле төркемнәрдә укуы еш күренеш.
Гаиләдә ике малай үсә, икесе дә туган телдә иркен сөйләшә. Олысы Фәнил Казан гимназиясендә укый, аннары белемен Мәскәүдә дәвам итә, Австриядә магистратура тәмамлый, өйдә татарча сөйләшүен дәвам итә. Кече уллары Фәнис тә телне камил белә. Ул Казан төзелеш университетын һәм КФУда магистратура тәмамлаган.
– Туган телгә мәхәббәтне безгә әни сеңдерде, мин аны балаларыма, хәзер инде оныгыма да тапшырырга тырышам, – ди Лилия Хәмит кызы.
2020 елдан аның эшчәнлеге мәктәп чикләреннән чыгып китә – ул “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе була. Оешма телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау белән шөгыльләнә. Лилия Хәмит кызы инициативасы белән районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” конкурслары оештырыла башлый.
– Һәр елны конкурс нигезләмәсен үзем эшлим, этапларын уйлап табам. Катнашучыларның костюмнарына карап һәрвакыт сокланам – барысы да төрле, ләкин һәркайсында татар стиле сизелә, – дип уртаклаша ул.
Биремнәр арасында ел саен кулинария бәйгеләре үткәрелә, аш-су төрле була: бер елны балалар өчпочмак ясаса, икенче елны кыстыбый әзерлиләр. Балалар, кулларына курчак тотып, бишек җырлары җырлыйлар, сәхнәдә халык йолаларын һәм традицион көнкүреш күренешләрен күрсәтәләр – мәсәлән, "Каз өлесә" йоласы. Шәҗәрә төзү кебек иҗади этаплар да бар.
– Татарда кеше үзенең нәселен җиде буынына кадәр белергә тиеш диләр. Балаларның моны аңлап сөйләве бик куанычлы, – дип билгеләп үтә педагог.
Аның фикеренчә, нәкъ менә бу яшьтә балаларга үз тамырлары белән бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирү, милли мәдәниятнең заманча, җанлы һәм якын булуын күрсәтү мөһим. Лилия Хәмит кызының планнарында – проектны үстерү һәм яшь буын белән эшләүне дәвам итү. Ул шундый ук конкурсны югары сыйныф укучылары арасында да үткәрергә хыяллана.
Мондый чараларга Лилия Хәмит кызы һәрвакыт милли киемнән килә. Кайчандыр әти-әнисе гаилә ансамбле өчен сәхнә киемнәре теккән, ә соңрак, “Ак калфак”ка кергәч, ул үзенә традицион татар киеменә заказ бирә.
– Әбиләребезнең күлмәкләре озын, катлы-катлы, барысы да ябык булган. Калфак дөрес утырырга тиеш, изү күкрәкне каплый – монда матурлык та, тыйнаклык та бар, – ди ул.
Гаиләдә аш-су традицияләрен дә кадерләп саклыйлар. Лилия Хәмит кызы әнисе ягыннан булган әбисен җылылык белән искә ала – ул токмачлы аш, бәлешне аеруча тәмле пешергән. Бу традицияләрне әбисе кызына тапшырган. Хәзер инде оныгы Лилия дә үз якыннарын балачак тәме һәм буыннар бәйләнеше сакланган ризыклар белән куандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia