Питрәч мәктәбендә Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды
Чара вакытында укучылар вакыт капсуласына киләчәккә хат салдылар

Сәхнәдә төрле яшьтәге укучылар чыгыш ясады. Укучылар “Смуглянка” сугыш еллары классикасына биеделәр, “Майский вальс” яңгырады, ә ахырда кулларына кабызылган шәмнәр тотып хор белән Шаманның: “Встанем” җырын башкардылар.
– Бу ватанпәрвәрлекнең һәм Ватанны саклауның мәңгелек кыйммәтләр булуын ассызыклый, буыннар алмашынуын, заманнар бәйләнешен күрсәтә, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов.
Тамашачылар илебезне саклаучыларга карата горурлык һәм хөрмәт хисе белән сугарылган матур концерт программасын карадылар. Чараның абруйлы кунаклары – шушы мәктәпне тәмамлаган, хәзерге вакытта СВОда хезмәт итүчеләрнең һәм Украинада, Чечня Республикасында, Әфганстанда хәрби бурычларын үтәү барышында һәлак булганнарның әниләре булды.
Ачылу тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды, укучылар гимн башкардылар.
Мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов билгеләп үткәнчә, бу ел Ватанны саклаучыларга багышлана һәм авыр сынаулар вакытында Ватаныбыз өчен көрәшкән барлык каһарманнарның батырлыгына хөрмәт күрсәтү булачак.
Чара вакытында укучылар вакыт капсуласына киләчәккә хат салдылар, юллама мәктәпнең киләчәктәге укучыларына адресланган. Аны 2035 елда – Бөек Җиңүнең 90 еллыгын бәйрәм итү елында ачачаклар. Капсула мәктәп музеенда сакланачак.
Хәрби хезмәткәр Сергей Демидовичның әнисе Марина Анатольевна, “Көмеш волонтерлар”ның актив катнашучысы, гуманитар ярдәм җыю һәм маскировка челтәрләре ясау турында сөйләде.
Аның улы Сергей танк училищесын тәмамлаганнан соң ук Чечняда ике ел хезмәт иткән.
– СВОга китәргә җыенуы турында безгә әйтмәде. Үзен бу карардан кире күндерүдән курыккандыр. Волонтер буларак гуманитар йөк илтә китте дә, шунда калды, – диде ул.
Әнисе улының чын ирләрчә карар кабул итүе белән горурлана – ул бит миллионлаган кеше гомерен сакларга киткән. Сергейның улы Савелий Демидович чараны алып баручыларның берсе иде. Чарада батырлык һәм каһарманлык турында җырлар яңгырады, алар һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп башкарылды. Мәктәпне тәмамлаучыларның туганнары күз яшьләрен тыя алмады.
Лола Корбанова үзенең бертуган абыйсы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
– Ул үз теләге белән китте. Без бик кайгырдык, еладык, аны кире күндерергә тырыштык, ләкин ул мин анда булырга тиеш, диде. Лаеклы хезмәт итте, бер генә яра да алмады. 6 февральдә ул һәлак булды, безгә аларның алты сәгать өзлексез сугыш алып барганнарын хәбәр иттеләр, – дип сөйләде ул.
– Укучыларын онытмаулары өчен мәктәпкә рәхмәт. Безне һәрвакыт мондый чараларга чакыралар, зур игътибар күрсәтәләр, – диде Нина Федосеева. Аның улы Виталий Чечня территориясендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia