Питрәч муниципаль хезмәткәрләре бер тапкыр да коррупция күренешләренә юлыкмаганнар
Алар сораштыруда катнашты һәм коррупция күренешләре турында үз фикерләрен әйтте
Питрәчтә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Җитәкчеләр бу юнәлештә эшчәнлекнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр.

– Әгәр коррупция күренешенә юлыксалар респондентларның 83 процен - ты ришвәт бирмәс иде. Сораштыруда катнашучыларның 20 проценты принципиаль рәвештә ришвәт бирмиләр, 37 проценты үз проблемаларын башка юллар белән хәл итәргә мөмкин дип саный. Респондентлар фикеренчә, иң коррупцияле өлкәләр исемлегенә ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары, таможня органнары, паспорт-виза, хәрби комиссариатлар, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре керә, – дип сөйләде муниципаль хезмәткәрләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова.
Респондентларның күпчелеге коррупциянең сәбәбен бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы түбән булу дип саный. Коррупциягә каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара булып хезмәт хакларын арттыру санала дип уйлый. Сораштыруда катнашучылар хакимият органнарының бу юнәлештәге эшен уңай бәяләгән.
Геннадий Товкалев, финанс-бюджет палатасы рәисе

– Узган ел ФБП барлык муниципаль бюджет һәм казна учреждениеләренең айлык, квартал һәм еллык хисапларын тикшерде. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшырылучы хисаплар тикшерелде, 2024 елга авыл җирлекләре бюджетлары һәм 2023 елга бюджетлар үтәлеше турындагы хисаплар буенча тикшерүләр үткәрелде һәм эксперт нәтиҗәләре әзерләнде. Шулай ук без 3 контроль чара үткәрдек: Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә, Яшьләр үзәгендә һәм Әлбәдендә Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов музеенда тикшерүләр булды. Тулаем алганда, контроль чаралар нәтиҗәләре буенча бюджет законнарын һәм бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы башка норматив актларны үтәүдә әһәмиятле булмаган бозулар гына ачыкланды, искәрмәләр булды.
Альберт Сабитов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
– Бүгенге көндә районда 2608 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Эшмәкәрләр район җитәкчелеге ярдәме белән дәүләт һәм муниципаль ярдәм программаларында актив катнашалар. Эшмәкәрләр белән эшләүгә район башлыгы зур игътибар бирә. Ул атна саен райондагы эшмәкәрләр, шулай ук килеп туган мәсьәләләрне һәм проблемаларны аңлату, фикер алышу һәм хәл итү өчен потенциаль инвесторлар белән очрашулар үткәрә. Бүлеп бирелә торган субсидияләр һәм грантлар буенча эш һәрвакыт ныклап күзәтелә, шулай ук эшмәкәрләр белән очрашуларда коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны кисәтү максатында мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла.
Резеда Миронова, “Күп функцияле үзәк” ДБУ филиалы башлыгы

– Коррупциягә каршы мөмкин булган механизмнар күп функцияле үзәк төзелгәндә үк салынган. Иң төп механизмнарның берсе – гариза бирүченең чиновник белән элемтәсе булмау. Шул ук вакытта күп функцияле үзәк хезмәткәрләре үзләре дә хакимият органнарыннан бәйсез. Филиалларның һәрберсе бердәм стандарт буенча эшли, белгечнең төрле вариантлар арасында сайлау мөмкинлеге юк. Белгечләребезнең бурычы – документларны кабул итү һәм тапшыру. Алар хезмәт күрсәтү яки аннан баш тарту турында карар кабул итүдә катнашмыйлар. Ләкин, бу алар хезмәтне сыйфатлы һәм вакытында күрсәтү яклы түгел дигәнне аңлатмый. Без гариза бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча эш алып барабыз. Бу учреждениедә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү факты буенча әзер документлар бирү срокларын катгый контрольдә тотуны аңлата. Просрочкага юл куйган органнарга дәгъвалар җибәрелә. Әгәр дә безнең мөрәҗәгатькә реакция булмаса һәм хокук бозуларны бетерү чаралары күрелмәсә, ачыкланган фактлар турында прокуратурага хәбәр ителә. Күп функцияле үзәк һәрвакыт гариза бирүчеләрнең хокукларын яклый.
Республикада “Күп функцияле үзәк” ДБУ оешканнан бирле тугыз ел эчендә хезмәткәрләрнең гамәлләрендә коррупция билгеләре булу турында шикаятьләр килмәде.
Марат Вәлиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы

– Сәламәтлек саклау районның һәр кешесенә кагылышлы өлкә, һәм анда коррупция күренешләре булырга тиеш түгел. Бу мәсьәлә хастаханә җитәкчелегенең даими игътибары үзәгендә. Район үзәк хастаханәсе каршында коррупциягә каршы комиссия эшли. Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи зат билгеләнде.
Табибка информант һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон язылып килү буенча даими эш алып барыла, әмма болай язылудан пациентларның 95 проценты гына файдалана, алдан язылмаганнардан “икенче” чират барлыкка килә. Бу медицина персоналы һәм пациентлар өчен уңайсызлыклар тудыра һәм коррупцион күренешләр китереп тудырырга мөмкин. Хастаханәгә салганда пациентларны электрон исәпкә алу оештырылган, ягъни авырулар стационар дәвалауга ике канал буенча гына эләгә ала: поликлиника табибы һәм кабул итү бүлмәсе дежур табибы юлламасы буенча гына, бу коррупция мөмкинлекләрен тулысынча бетерә.
Марина Харитонова, мәгариф бүлеге башлыгы

– Барлык мәгариф учреждениеләрендә дә коррупцияне кисәтү чаралары күрелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында үткәрелә, анда 3595 бала чиратта тора. 1 гыйнвардан 21 мартка кадәр 91 бала чиратка куелды, 33 юллама бирелде. Өч ай дәвамында, гыйнвардан мартка кадәр, мәгариф бүлеге тарафыннан гражданнарның һәм балалар бакчасына урнаштыру мәсьәләләре буенча 30 мөрәҗәгатенә экспертиза үткәрелде һәм мәгариф өлкәсендәге башка мәсьәләләр буенча 33 мөрәҗәгатькә җавап бирелде.
2023 елда бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы оештыру һәм үткәрү барышында коррупция куркынычларын кисәтү максатыннан мәгълүмати куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. Барлык пунктларда да имтиханнар уздыру көннәрендә җәмәгать күзәтүчеләре, шулай ук дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, Мәгариф министрлыгы белгечләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашты. 2023 елда бердәм дәүләт имтиханы үткәрү процедурасы буенча тәртип бозулар булмады.
Артур Мусин, мәдәният бүлеге башлыгы

– 2023 ел дәвамында район мәдәният учреждениеләре адресына эш режимы, клуб формированиеләре расписаниесе, “Питрәч йолдызчыгы” фестивале һәм Пушкин картасы буенча чаралар үткәрү буенча мөрәҗәгатьләр килде.
Әлеге мөрәҗәгатьләр нигезендә район башлыгы тарафыннан районның контрольхисап палатасы тарафыннан тикшерү үткәрү турында карар кабул ителде. “Питрәч йолдызчыгы” һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләрен уздыруга бюджет акчаларын сарыф итүне тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмады. Хезмәт законнарын тикшерү барышында 39 хезмәткәрнең эш урынында булмавы ачыкланды. Аларның тугызы җитди сәбәпләр аркасында эш урынында булмаган. Бүгенге көндә әлеге исемлектән тугыз кеше эштән азат ителде, 19 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Хезмәт коллективы белән хезмәт законнары таләпләрен төгәл үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia