Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч музейлары фондларында нинди уникаль предметлар саклана

Аларның һәркайсының үзенең кабатланмас тарихы бар.

18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көне алдыннан без сирәк экспонатлар белән танышу өчен Питрәч районы музейларына экспедициягә киттек, аларның һәркайсы үзенең кабатланмас тарихын саклый.

Питрәчтә 1937 елгы тавыш көчәйткеч

Питрәч туган якны өйрәнү музеенда 1937 елда чыгарылган “Рекорд-3” тавыш көчәйткече саклана. Калинин исемендәге Ленинград заводында җитештерелгән бу “кара тәлинкә” - тулы бер чорның символы. Нәкъ менә шундый радиоалгычлар аша ил халкы сугыш башлану турындагы хәбәрне һәм Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне ишеткән.

Шунысы кызык, Питрәч районы СССРда беренче тулысынча радиофикацияләнгән район була: Максим Горький инициативасы белән 1934 елда Питрәч МТСының Сәяси бүлеге башлыгы С.Ф.Кожевников белән очрашканнан соң, районда 600 нокталы челтәр төзелә.

Әлбәдендә Петр Гавриловның беренче китабы

Әлбәдендәге Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда аның 1986 елда чыккан “Сражается крепость” китабы тәкъдим ителә. Бу нөсхәне музейга Петр Михайловичның икенче хатыны Мария Краснова бүләк итеп биргән. Быел, Брест крепостен саклаучының 125 еллыгына, китап 500 данә тираж белән яңадан бастырылды, аларның яртысы Белоруссиягә – Брест крепостенең оборона музеена тапшырылган. Китапны шулай ук Питрәч районының барлык китапханәләре укучылары да укый алачак.

Керәшен Сәрдәсендә 1942 елгы солдат фляжкасы

Керәшен Сәрдәсе авылындагы керәшен мәдәнияте музеенда 1942 елда Германияда ясалган уникаль агач солдат фляжкасы саклана. Фронттан совет солдаты алып кайткан бу трофей сугыш чорының хәрби зирәклеге һәм авырлыгы билгесе булып тора. Алюминий кытлыгы шартларында (бөтен металл самолетлар төзелешенә барган) немецлар фляжкаларны агачтан ясый башлаганнар, алар төрле климат шартларында яраклы була. Агач фляжкада су бик озак җылына һәм бик озак суына. Шул ук проблема белән очрашкан Советлар Союзы фляжкаларны пыяладан ясаган. Шулай ук музейда шундый пыяла фляжка да бар.

Ленино-Кокушкинода Мария Ульянованың ноталары

“Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгында Владимир Ленинның әнисе Мария Ульянованың ноталары саклана. Бу истәлекләр музейга 1939 елда Ульяновларның балалары – кызы Мария һәм улы Дмитрий тарафыннан тапшырылган. Бу ноталар кадерләп сакланган. Аларда кулдан язылган өстәмәләр күп.

Ульяновлар гаиләсендә музыканы барысы да яраткан. Ульяновларның балалары рояльдә уйнарга өйрәнгән. Авыр чорда Мария Александровнаны музыка тынычландырган. Илья Николаевич вафат булганнан соң Сембердән Казанга күченгәндә, гаилә үзләре белән бары тик китаплар һәм рояль генә ала.

Күндә Илһам Шакировның концертыннан 1969 елгы афиша

Күн авылындагы Айдар Хафизов музее РСФСРның, Татарстан АССРның, Каракалпак АССРның Халык артисты Илһам Шакировның 1969 елгы концерты афишасы белән горурлана. Кыйммәтле экспонатны безгә саклауга Айдар Хафизовның хатыны Фәридә Хафизова тапшырды. Айдар Хафизов һәм Шамил Закиров белән берлектә оештырылган концертта татар халык җырлары яңгыраган. Бу концерт программасы республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга була һәм Илһам Шакировка Халык артисты исемен китерә.

Чытыда 1918 елгы патрон подсумкасы

Авыл мәдәният йорты директорының хәрби дан мобиль музеенда Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, карт бабасы Госман Гомәровның 1918 елгы патрон подсумкасы саклана. Пехотачының винтовкасы өчен ике комплект патрон сыйдырган бу амуниция элементын 22 ел элек аңа аның улы “Киләчәк буыннар истәлегенә сакла!” – дип тапшырган ибулган. Ул музейның беренче экспонатларының берсе.

Шәледә 1907 елның сирәк китабы

Шәле авылында мәчет каршында сирәк китаплар музее бар. Китапларның берсе безнең авыл һәм Татарстан мөселманнары өчен аеруча мөһим. Бу имам Аш-Шурунбулялиның “Нуруль Идах” китабы. Ул мөселманнарның дини йолалары турында сөйли: ничек итеп намаз укырга, ураза тотарга һәм башкалар. Китап 1907 елда Казанда басылып чыга. Безнең иске китапларыбыз да бар, мәсәлән, 1887 елгы бер китап. Ләкин бу китап үзенчәлекле, чөнки татарларның хәнәфи мәзһәбе кысаларында һәрвакыт ислам динен тотуларын күрсәтә. Шуңа күрә бернинди чит ил вәгазьчеләре дә, 90 нчы еллардагы кебек, безгә үз идеяләрен көчләп тага алмыйлар. Татарларның күптәнге традициясе бар, без аңа инде күп гасырлар таянабыз.

Янсуарда борынгы балчык савыт

Янсуар авылының яңадан торгызылган “Туган як” музеенда традицион сосла эчемлеге әзерләү өчен “күрчәгә” – кызыл балчыктан ясалган махсус савытны күрергә була. Мин сезгә күрчәгә кую - сосла ясау турында сөйләргә телим. Аның өчен башта арышны суга салып бүрттергәннәр, аннан соң җәеп киптергәннәр дә ярма ташында чыгарганнар, ягъни он ясаганнар. Бу онны, арыш саламы белән бергә бутап, су өстәп күрчәгәгә салганнар. Аннан соң шушы күрчәгәне, кызу итеп ягылган мичкә куйганнар. Мичнең авызын ястун белән япканнар, кызуы чыкмасын дип, кырыйларын кызыл балчык белән дә сылаганнар. Бер тәүлектән мич каршына сәке куеп, сәкегә күрчәгәне утыртып, аның самавырныкы шикелле кечкенә генә кранын әз генә ачып, сосланы махсус улактан йә агач кисмәккә, йә чиләккә агызганнар. Безнең борынгы әби-бабайларыбыз шушы савыт ярдәмендә бик тәмле эчемлек әзерләгән.

Колайда Пасха открыткасы

Колай мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда бай алпавыт Молотковлардан крестьян-укытучы Екатерина Сугановага адресланган Пасха открыткасы саклана. Бу экспонат укытучының бик зур хөрмәткә лаек булуы турында сөйли. Дәвалаучы буларак, ул берничә тапкыр җирле һәм Казан табиблары дәвалаудан баш тарткан авылдашларын һәм, шул исәптән әлеге юлларның авторын да дәвалаган. Ул бик абруйлы була, алпавытлар: “Хөрмәтле Екатерина Ивановна Сугановага... тирән ихтирам белән”, – дип язганнар. Бу безнең нинди гаҗәеп кеше белән янәшә яшәгәнебезне күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса