Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч педагогы Миңнегөл Александрова вафат

Аңа 64 яшь иде

Хөрмәтле педагог, искиткеч кеше, үз эшенә бирелгән укытучы Александрова Миңнегөл Имаметдин кызы вафат.

Миңнегөл Имаметдин кызы Мамадыш районы Көек Ерыкса авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1973-1978 елларда Казан дәүләт педагогика институтында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген Мамадыш районының Дүсмәт авылында татар теле укытучысы буларак башлый.

1979 елда Миңнегөл Имаметдин кызы Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән, озак еллар «Алга» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Николай Александров белән гаилә кора.

1982-1990 елларда Миңнегөл Имаметдин кызы Питрәчтә махсус мәктәптә тәрбияче булып эшли, ә 1990 елдан Питрәчнең 1 нче урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып хезмәт куя.

1998 елдан 13 ел дәвамында ул милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Миңнегөл Имаметдин кызы һәрвакыт таләпчән, җаваплы һәм хезмәт сөючән, һәр укучыга якын килә белүче педагог иде. Аның дәресләре югары дәрәҗәдәге методик әзерлеге, эчтәлеге һәм туган телне, балаларны чын күңелдән яратуы белән аерылып торды.

2021 елда лаеклы ялга чыкканчы Миңнегөл Имаметдин кызы мәктәпкә тугрылыклы хезмәт итүен дәвам итте, хезмәттәшләре һәм укучылары белән тәҗрибә уртаклашты. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул күпсанлы Мактау грамоталары һәм «Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә.

Миңнегөл Имаметдин кызы Александрованың якты истәлеге туганнары, хезмәттәшләре, укучылары һәм аны белгән һәркемнең йөрәгендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса