Питрәч педагогы «Россиянең ел укытучысы-2023» конкурсы финалисты булды
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурста җиңүче беренче тапкыр катнаша.
Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күп профильле лицейның инглиз теле укытучысы Анна Ильина «Педагогик дебют» номинациясендә Татарстан Республикасының иң яхшы ун укытучысы исемлегенә керде.
Конкурс берничә этапта узды: башта муниципаль, аннан соң зональ, шуннан соң Анна республика этабына үтте. Җиңүче сүзләренчә, нәкъ менә якыннарының, хезмәттәшләренең һәм район администрациясенең ярдәме, шулай ук нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте шундый нәтиҗә китергән.
- Дөресен генә әйткәндә, җиңел булмады, ләкин бик кызыклы иде. Республика этабына егерме бер генә укытучы үтте, шул исәптән мин дә, шуңа күрә безнең нәтиҗә бик яхшы дип саныйм! Шулай ук чын күңелдән шуны әйтергә телим: мин һәм минем остазым Насыйрова Екатерина Анатольевна шундый җитди сынауда безнең район данын лаеклы итеп күрсәтергә тырыштык! Мин укытучы гына түгел, ә республикабыз, илебез укытучысы булу белән горурланам! - дип аңлатма бирде укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia