Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч полиция хезмәткәре Адель Таҗетдинов: “Погоннар белән бергә зур җаваплылык та өстәлә”

“Мин полиция хезмәткәре булачакмын” – дип әйтә торган була Адель балачакта.

Бүген ул инде Адель Гарифҗанович – полиция капитаны, Россия Эчке эшләр министрлыгының безнең район буенча миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы. Ә хәзер аның өч яшьлек улы Рамазан кабатлый бу сүзләрне. Адель Таҗетдинов дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлаган. Укуын тәмамлаганнан соң армиягә китә, Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә спецназда хезмәт итә. 2009 елда Эчке эшләр министрлыгы структурасына эшкә урнаша. Тумышы белән Ул Казаннан, 2017 елдан гаиләсе белән Царево торак комплексында яши, шуңа күрә Питрәчтә йортына якынрак урында эшләргә карар итә. Безнең районда ике ел хезмәт итү дәверендә бүлек башлыгы вазыйфасына кадәр күтәрелгән.

– Безнең эшебез күпкырлы: чит ил кешеләре агымын күзәтү, аларга паспортлар, яшәргә рөхсәт бирү, вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирү, гражданлык кабул итү, исәпкә кую. Аларның эш урыннарын, яшәү урыннарын тикшерәбез, – дип санап чыкты Адель Гарифҗан улы. – Безнең районда биш меңгә якын чит ил кешесе яши. Алар күбесенчә Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан киләләр, нигездә, төзүчеләр булып эшкә урнашалар, – дип билгеләп үтте ул.

Гыйнварда Адель Таҗетдиновны өч айга Донецк Халык Республикасына җаваплы вәкил итеп командировкага җибәрәләр, алар җирле халыкка Россия паспортлары бирү белән шөгыльләнәләр. Анда барганчы өйрәнүләр уза.

– Бездә “телим”, “теләмим”, дигән сүзләр юк, “кирәк”, дигән сүз генә бар. Боерык бар икән, димәк ул үтәләчәк. Погоннар белән бергә иңнәргә зур җаваплылык ята, – дип билгеләп үтте полиция капитаны. – Эш күләме бик зур иде, көненә якынча йөз паспорт тапшырдык. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләдек, ашарга үзебез әзерләдек. Без дошман белән элемтә зонасыннан илле километр ераклыкта идек. Бронежилетлар, каска – барысы да үзебез белән иде, мин хәтта корал белән йокладым. Һәрвакыт уяу булырга, әгәр дә берәр нәрсә булса, үзеңне һәм халыкны якларга кирәк иде, – дип аңлатты ул.

Кайтканнан соң Адель Таҗетдинов хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм “Махсус шартларда хезмәттәге казанышлары өчен” медале ала. Кирәк булса, тагын барачакмын, дип ышандыра ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса