Питрәч район үзәк хастаханәсе шәфкать туташлары үз эшләре турында сөйләделәр
Безнең геройлар язмышларын катлаулы, әмма бик кирәкле һөнәр белән бәйләгәннәр.
ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕ ДӘ, ПАЦИЕНТЛАР ДА ХӨРМӘТ ИТӘЛӘР
Минзия Сираева Колайда туып-үскән, шунда ук урта мәктәпне тәмамлаган. Балачакта мәдәният өлкәсендә эшләргә, туган абыйсының тормыш иптәше Зөлфия Гыйниятова кебек методист булырга хыяллана.
– Әти-әнием Шәледән, без һәрвакыт туганнарыбызда кунакта була идек, – дип сөйли Минзия Минвәлиевна. – Зөлфия апа мине үзе белән мәдәният йортына алып бара иде. Миңа авыл артистларының ничек чараларга әзерләнүләрен, биюләрен, җырлауларын, төрле рольләрне өйрәнүләрен карап тору кызык иде. Һәм үзем дә читтә калмадым, алар белән артист булып уйнадым, – дип искә ала ул.
Үсә төшкәч югары сыйныфларда Минзиянең балачак хыяллары үзгәрә һәм ул медицина хезмәткәре булырга карар итә, шуңа күрә Казан медицина көллиятенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый һәм 2006 елда Питрәч район хастаханәсенә урнаша.
– Башта мин регистратурада эшләдем, аннары теш табибында шәфкать туташы булдым. Бер елдан соң мине терапия бүлегенә палата шәфкать туташы итеп күчерделәр. Мине эшнең барлык нечкәлекләренә өйрәткән Светлана Чернова, Фәридә Баһаутдинова һәм Лидия Бикмөхәммәтованы үз остазларым дип саныйм. 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр мин процедура шәфкать туташы. Бу эш нәкъ минем өчен, мин һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә теләдем. Эш күп, көненә кайвакыт 50дән артык система куярга, күп уколлар ясарга туры килә. Арысам да зарланмыйм, чөнки бу һөнәрне мин үзем сайладым, һәм ул миңа ошый. Безнең коллектив яхшы, дус, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, янәшәдә тәҗрибәле табиблар Александр Курмышев, Галия Фәттахова, алар белән эшләү рәхәт, – ди ул.
Процедура шәфкать туташының эш көне медицина эш кораллары әзерләү һәм кан алу белән башлана, иртәнге аштан соң пациентларга система куя башлыйлар. Көн саен яңа авырулар килә, савыкканнары чыга. Эштән соң шәфкать туташы Шәле авылына кайта, ул шушы авыл егете Риязга кияүгә чыккан, иренең әтиәнисе белән яшиләр. Ял вакытында китап укырга ярата. Минзия Сираеваны пациентлар да, хезмәттәшләре дә ярата, хөрмәт итә, ул үзенә карата ихтирамны эшкә җаваплы мөнәсәбәте белән яулаган.
– Ул безнең бик тырыш, мәрхәмәтле. Аңа һәрвакыт таянырга була, без аның беркайчан да сынатмаячагына ышанабыз. Минзия Минвәлиевна бик актив, аны без генә түгел, безнең пациентлар да хөрмәт итә, бу бик мөһим, – диләр шәфкать туташы турында бүлек мөдире Галия Фәттахова һәм өлкән шәфкать туташы Светлана Чернова.
МЕДИЦИНАГА АНЫ ШӘФКАТЬ ТУТАШЛАРЫ ТАРТА
Любовь Саферова медицинага 2005 елда килә. Питрәч беренче мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан медицина база көллиятенә укырга керә, анда гомуми профильдәге шәфкать туташы һөнәрен ала. Балачакта тәрбияче булырга хыяллана, балалар бакчасында курчаклар белән уйнарга яраткан. Ләкин югары сыйныфка җиткәч хыяллары үзгәрә. Аның туганнан туган өч апасы һәм дусты Наталья шәфкать туташы булып эшлиләр, нәкъ менә алар аны медицинага тарта. Любовь Николаевна инфекция бүлегендә эшли башлый.
– Минем остазларым яхшы булды. Бу – Наталья Павлова, ул инфекция бүлегендә эшли һәм неврология бүлегеннән Венера Сафиуллина, хәзер ул лаеклы ялда. Алар миңа барысын да өйрәттеләр. Егерме елга якын неврология бүлегендә эшләсәм дә, мин һаман да безнең коллективта иң яшь булып калам. Мин палата шәфкать туташы, көндезге, тәүлеклек сменалар да бар. Күптән ияләштем һәм моның үземнең һөнәр икәнен аңладым. Беркайчан да аны ташларга яки алыштырырга уйлап та карамадым, – ди минем әңгәмәдәшем.
Любовь Николаевна тәҗрибәле белгеч, өлкән коллегаларын алыштыра. Өлкән шәфкать туташы чираттагы ялда булганда, ул аның өчен дә, үзе өчен дә эшли. Тагын бер белгечлеге бар, ул җиде ел элек массаж ясаучы булырга укыган. Буш вакытларында әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә, ә яраткан шөгыле – гөмбә җыю, аны эшкәртү һәм тозлау, шулай ук җиләк җыю һәм алардан компот, варенье ясау. Дуслары, гаиләсе белән наратлыкта, Мишә буенда йөрергә ярата. 2008 елда питрәчле Алексей Саферовка кияүгә чыга, ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Ксения сигезенче сыйныфны тәмамлый, уллары Миронга дүрт яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа