Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районнынан биш пар алтын туйларын билгеләп үтте

Алар үз тарихлары белән уртаклашты

Питрәч авылыннан Ольга һәм Иван Цыгановлар мәктәптә очрашканнар, ләкин араларында мәхәббәт хисләре егет армиядән кайткач кабынып киткән. 1975 елның июнендә туй ясаганнар. Иван Николаевич гомер буе тракторчы һәм шофер, Ольга Дмитриевна бухгалтер, социаль иминият фонды белгече булып эшләгән. Ир белән хатынның горурлыгы – аларның балалары: кызлары Людмила аграр университетны тәмамлаганнан соң белгечлеге буенча эшли, уллары Виталий – полиция капитаны. Балалары Цыгановларга дүрт онык бүләк иткән, шуларның берсе хокук саклаучылар династиясен дәвам итә.

Гөлфия һәм Салих Сабировлар Кибәк Иле авылыннан. Балачакта танышалар, ә гаиләне, ул вакытта кабул ителгәнчә, армиядән соң, 1975 елның 12 июлендә коралар. – Туйда бөтен авыл бәйрәм итте – барыбыз да йөк машинасына утырып Белкино авыл советына киттек, – диде елмаеп Салих Рәхимҗанович. Ирле-хатынлы Сабировлар гомерләренең күп өлешен Питрәч кошчылык фабрикасында эшләп үткәрәләр, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр. Ленино-Кокушкинода ике ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның тагын биш оныклары һәм оныкчыклары бар. Бәхетле никах серен безгә Гөлфия Шакирҗан кызы ачты: – Бездә барысы да уртак: бюджет, эш, шатлык. Синекенә дә, минекенә дә бүлмибез.

Юныс авылыннан Равилә һәм Хөснулла Сәетовлар 1974 елда очрашалар. Егет – демобилизацияләнгән чик сакчысы, кыз – медицина хезмәткәре.

– Аны клубта күрдем дә, гашыйк та булдым, – ди Хөснулла Габдуллович.

Бер ел очрашканнар, ә 1975 елның 19 июнендә өйләнешкәннәр. Хөснулла Габдулла улы Шигали авыл советы рәисе, Казан компрессормашының “Юныс” ярдәмче авыл хуҗалыгы директоры булып эшли. Равилә Мөхетдин кызы икътисадчы булудан тыш, өйдә уңайлылык та тудыручы. Сәетовларның ике балалары, биш оныклары бар. Аларның гаилә бәхете рецепты: “Бер-береңә кадер-хөрмәт күрсәтү, тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык”.

Богородск авылыннан Розалия белән Закир Зариповлар Закирның абыйcының туенда танышалар. 1975 елның 28 августында алар инде үзләренең туйларын үткәрәләр. Ир белән хатынның ике баласы бар. Закир Мөхәммәтхаевич 19 елдан артык шәһәр яны совхозында автомеханик, баш ветеринария табибы, директор урынбасары булып эшләгән. 2000 елдан 2012 елга кадәр Богородск авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән. Розалия Габделкәбир кызы үзенең хезмәт юлын Богородск урта мәктәбе белән бәйли. 29 ел дәвамында мәктәп директоры, хәзерге вакытта химия һәм физика укытучысы булып эшли. Ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Зариповлар – хезмәт ветераннары, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Вера һәм Вячеслав Горюновлар – сыйныфташлар, икесе дә Янсуар мәктәбендә укыганнар. Башта дуслар гына булалар, ә югары сыйныфларда бер-берсенә башкача карый башлыйлар. 1975 елда Вера Андреевна Казан элемтә электротехникумын тәмамлый, ә Вячеслав Сергеевич армиядән кайта һәм алар күптән көтелгән туйларын үткәрәләр. Ир белән хатын ике ул үстергән, ике оныклары бар. Бер-береңә тугрылык һәм һөнәреңә тугрылык – Горюновлар гаиләсенең төп үзенчәлеге: Вера Андреевнаның хезмәт кенәгәсендә бердәнбер язма – Питрәч районы электр элемтәсе үзәге электромеханигы. Вячеслав Сергеевич та электр буенча: Сельхозтехникада, ПМКда электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә аннары 17 ел район электр челтәрләрендә хезмәт куйган. 15 сутый бакча һәм саф һавада хәрәкәт – гөмбә, җиләк-җимеш, балык тоту аларга сәламәтлек һәм тынычлык бүләк итә. Гаҗәп, әмма бер үк вакытта диярлек барлыкка килгән бу ирле-хатынлы парлар охшашлар гына түгел, игезәкләр кебек тоела. Күпләр мәктәптән таныш, дуслар булган. Егетләр армиядә хезмәт иткәннән соң, туйлар ясыйлар. Гомерләрен эшләп үткәрәләр һәм балаларын да хезмәткә өйрәтәләр. Барысының да икешәр баласы бар. Ә иң мөһиме, гаилә тормышларының нигезендә хөрмәт, уртак тырышлык ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса