Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы архив бүлегендә фото- һәм видеокамера барлыкка киләчәк

Алар грант отты

Татарстанда муниципаль архивларга ел саен үткәрелә торган ярдәм конкурсы кысаларында проектларны яклау узды.

Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Питрәч районы архив бүлеге булды. Ул Татарстан Архив фондын аудиовизуаль документлар белән тулыландыруга юнәлдерелгән проектларга ярдәм итү номинациясендә грант алды.

Архив бүлеге башлыгы Таисия Матюничева билгеләп үткәнчә, фото- һәм видеокамера районның мөһим вакыйгаларын төшерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу архивны заманча материаллар белән тулыландырыргачак

«Без район тормышы турында күбрәк мәгълүмат җыя, волонтерлык эшчәнлеген документлаштыра алачакбыз, бигрәк тә махсус хәрби операция юнәлешендә. Бу материаллар Питрәч районының тарихи-мәдәни мирасы өчен кыйммәткә ия, - дип ассызыклады Таисия Анатольевна.

Чара «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса