Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды

Чытыда чишмәгә юл, Керәшен Сәрдәсендә – җирлек башлыгына рәхмәт сорыйлар

Беренче булып Чыты, Керәшен Сәрдәсе, Янсуар һәм Татар Казысы авыл җирлекләре башлыклары башкарган эшләре турында хисап тотты.

ЧЫТЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Чыты авылы хуҗалыкларында 491 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 5 мини-ферма бар. Үз хуҗалыгында 15 сыер асраучы Раил Фәхретдинов узган ел иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында республика конкурсында җиңеп чыккан, ә Самат Фәйзрахманов агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча авыл җирлегенең иң яхшы башлыгы булып танылган.

Җирлек территориясендә 9 эшмәкәр исәпләнә. Шуларның берсе Иске Йорт авылында чәчәк, җимеш агачлары һәм куак үсентеләре үстерү һәм сату белән шөгыльләнә. Узган ел тагын бер эшмәкәр – Илнар Насыйбуллин эшкә керешкән. Ул җиләк үстереп сата, карлыган куаклары үстерә.

Чытылылар үзара салым буенча республика программасында да актив катнашалар. Шуның нәтиҗәсендә Чытыда Вахитов (220 метр) һәм Болын (120 метр) урамнары төзекләндерелде, Иске Йортта 50 метр юлны яңартудан тыш, зираттагы авария хәлендәге агачлар киселде.

– Ел дәвамында берничә көн сусыз яшәргә туры килде. Моның сәбәбе – район коммуналь челтәрләрендә запас насослар һәм аларны сатып алу өчен акча булмау. Нәтиҗәдә, иганәче табарга һәм насос куярга туры килде. Авыл егете Рафил Шәмсетдиновка шушы игелекле гамәле өчен зур рәхмәт әйтәсе килә, – диде җирлек башлыгы Самат Фәйзрахманов.

Иске Йортта чишмә бар, анда бөтен тирә-яктан кешеләр чиста һәм тәмле су алырга киләләр. Чишмә территориясендә авылда яшәүчеләр инициативасы белән даими рәвештә төзекләндерү эшләре алып барыла. Быел елга аша чокырга торбалар салынган. Кышын да мөмкин булганча чишмәгә юл ачалар. Авылда яшәүче Рәшит Габдрәкыйпов район җитәкчелегенә чишмәгә юлны төзекләндерү турында мөрәҗәгать җиткерде.

КЕРӘШЕН СӘРДӘСЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Узган ел Керәшен Сәрдәсе авылында төп вакыйга юлларга асфальт җәю, күперне ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү булды. Гаҗәп түгел, гражданнар җыенында җирлек башлыгы Николай Морозов авылның актив яшәүчеләренә генә түгел, “Татавтодор”ның Саба филиалы вәкиленә дә Рәхмәт хаты тапшырды. Бут ташы һәм иске юл өслегеннән алынган башка материаллар да башка урамнардагы юлларны яңарту өчен кулланылган.

Грантлардан тыш, авыл халкы үзләре дә авылны яңартуга актив рәвештә акча кертә. Үзара салым акчасына биредә һәйкәл ремонтланган, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә мемориаль такталар куелган, ә Көлкәмәр авылында су насосын тирәнгәрәк урнаштырганнар. Авылда яшәүче Нурания Канашова район җитәкчелегенә җирлек башлыгына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

ЯНСУАР АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Бу җирлектә үзара салым акчасын Янсуар һәм Нырсуар авылларында юлларны төзекләндерүгә тотканнар, Талкыш авылында янгын гидранты һәм урамда колонка урнаштырганнар.

Быел үзара салым акчаларын шулай ук үз иминлекләрен кайгыртуга тотарга уйлыйлар. Авыл районның иң ерак авылларының берсе, янгын чыкса, бирегә килеп җитәр өчен күп вакыт кирәк. Шуңа күрә янгын сүндерү машинасына тагылма сатып алырга кирәк.

Авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов демография мәсьәләсен төп проблема дип атады. Янсуар авылы җирлегендә биш авылда барлыгы 226 кеше яши.

ТАТАР КАЗЫСЫ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Авыл җирлегендә “МАКСОйл” оешмасы уңышлы эшли. Бүгенге көндә биредә 30лап авыл кешесе хезмәт куя. Яңа биналар төзелә, техника сатып алына. Предприятиенең савым буенча күрсәткечләре югары. Хуҗалыкны алга таба үстерү буенча да зур планнар бар. Бу җирлектә дә авыл картая, яшьләр шәһәргә китә, дип зарланалар. Җирлек башлыгы Фаяз Кәримуллин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен торак төзү буенча махсус программа кирәклеген билгеләп үтте. 2024 елда үзара салым акчасына авылда балалар мәйданчыгы төзегәннәр.

"АВГУСТ" КИЛӘЧӘК

Чыты һәм Керәшен Сәрдәсе җирлекләрендә яшәүчеләрнең пай җирләре “Шәле-Агро” компаниясе файдалануында булган. Хәзер бу җирләрне “Август” агрохолдингы эшкәртәчәк. Район башлыгы Рәис Сөләйманов, абруйлы компания пай җирләреннән файдаланган өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәядән һәрвакыт югарырак түли, дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса