Питрәч районы авыл җирлекләрендә традицион гражданнар җыеннары уза
Һәр җыенда район башлыгы Рәис Сөләйманов катнаша
Белкино, Керәшен Сәрдәсе һәм Татар Казысы авыл җирлекләре башлыклары халык алдында 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Аермаларга карамастан, аларның уңышларында уртак яклар күп: районнан көчле ярдәм, үзара салым буенча актив эш, грантлар оту, туган авылларын төзекләндерү һәм иминлек турында кайгырту.
Һәр җыенда район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты. Ул халыкны бөтен муниципалитетның эш нәтиҗәләре белән шәхсән таныштырды, халыкның барлык сорауларына җавап бирде, алга таба да авыл халкының инициативаларын хупларга әзер булуын раслады. Әңгәмәнең ачык булуы һәм турыдан-туры ярдәм итү – халыкка иртәгеге көнгә ышаныч бирә торган һәм аларның актив позициясен, бергәләп туган җирләрен яхшыртырга әзер булуларын стимуллаштыра торган тагын бер мөһим фактор.
Белкино җирлеге: тарихны саклап киләчәкне төзиләр
Белкинода җыенда авыл җирлеге башлыгы Алексей Меньшов халыкка узган елның бай картинасын тәкъдим итте. Җирлектә шәхси хуҗалыклар үсеше дәвам итә – 58 хуҗалык терлек асрый, шуларның бишесе дәүләттән субсидия алган. “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ төп партнер булып кала, ул меңнәрчә гектар җир эшкәртә һәм төзекләндерүдә ярдәм итә.

Елның төп казанышы - республика грантында җиңү. Откан 2 миллион сум акчага, район бюджетыннан акча өстәп, җирлек яңа МТЗ-82.1 тракторы сатып алган. Халыкның үз көче белән гамәлгә ашырылган тагын бер зур проект – зиратка юл салу. Үзара салым буенча 163 мең сум җыелган республика бюджетыннан 652 мең сумлык акча кергән, шулай ук район башлыгы карары белән халыктан җыелган һәр сумга район бюджетыннан тагын бер сум өстәлгән. 978 мең сумга 520 метр сыйфатлы юл төзелгән.
Көндәлек төзекләндерү эшләре дә тукталып тормаган: Чертово авылында күпер ныгытылган, ике яңа янгын гидранты куелган, контейнер мәйданчыклары төзелгән, балалар мәйданчыгы ремонтланган һәм урам яктырткычлары алыштырылган. Елагино авылында 1760 елда төзелгән уникаль Вознесение Господня чиркәвен яңарту эше җирлекнең аерым горурлыгы. Президент гранты һәм иганә акчаларына трапеза бүлмәсенең түбәсе торгызылган инде, ә киләсе елга планнарда — төп куполны торгызу буенча катлаулы эшләр.
Җирлек башлыгы 50дән артык маскировка челтәре үргән көмеш волонтерларга һәм сугышчылар өчен акча җыйган һәм төрле кирәк-яраклар алып, СВОга исемле посылкалар белән җибәргән барлык халыкка аерым рәхмәтен белдерде.
Татар казысы җирлеге: терлек асрау һәм савымнар буенча лидер

Татар Казысындагы җыенда җирлек башлыгы Фаяз Кәримуллин яңа зиратка юл салуны тәмамлау һәм үзара салым программасы кысаларында Центральная урамының 144 метрын ремонтлау турында сөйләде. Әлеге программа ярдәмендә 2025 елда авылны үстерүгә 1,86 миллион сум акча тотылган. Биредә икътисадый тормышның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Бу авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 605 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 230 савым сыеры, алардан тыш кайбер хуҗалыкларда атлар, кәҗәләр һәм сарыклар бар, кошкорт саны (тавыклар, үрдәкләр, казлар) – 1980 баш. Бер ел эчендә 33,8 миллион сумга 940 мең литр сөт җитештерелгән. Җирлек шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр алу буенча районда лидер булып тора. Узган ел 178 баш савым сыерына 1 121 400 сум субсидия түләнгән, ә чеби һәм каз бәбкәләре үстерүчеләргә 46 600 сум субсидия түләнгән.
Территориядә “Макс-Ойл” ҖЧҖ хуҗалыгы бар, анда 30га якын кеше эшли һәм 201 савым сыеры югары күрсәткечләргә ия. Хуҗалык белгечләр өчен торак төзи һәм җирлеккә актив ярдәм итә.
Узган елда кар көрәү агрегаты алырга һәм юлларны ремонтлауга, шулай ук контейнер мәйданчыгын һәм янгын гидрантын төзекләндерүгә миллион сум акча биреп, район бюджеты бик зур ярдәм күрсәткән. Юлларны төзекләндерү өчен үзара салым программасын дәвам итүне халык якын киләчәккә төп бурыч итеп күрә.
Керәшен сәрдәсе җирлеге: төзекләндерү һәм игелекле эшләр елы
Керәшен Сәрдәсе җирлеге башлыгы Николай Морозов ел йомгакларын тәкъдим иткәндә территориянең комплекслы үсеше турында сөйләде. Үзара салым программасы район ярдәме белән бергә төзекләндерүгә 1,92 миллион сум акча җибәрергә мөмкинлек биргән. Бу акчаларга 350 метр юл ремонтланган, Керәшен Сәрдәсе һәм Көлкәмәр чишмәләре территорияләре төзекләндерелгән, рөхсәтсез чүплекләр бетерелгән һәм чүп җыю өчен яңа мәйданчыклар булдырылган.

Монда социаль һәм мәдәни тормыш кайный. Мәктәп җирлек тормышында актив катнаша, ә 2150дән артык экспонат саклаучы туган якны өйрәнү музее һәм бер ел эчендә 360 чара үткәргән мәдәният йорты керәшеннәрнең уникаль мәдәниятен саклау үзәкләренә әверелгән. Фельдшер-акушерлык пункты диспансеризация һәм вакцинацияләү планын тулысынча үтәгән.
Икътисадның ныклы нигезе – авыл хуҗалыгы. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар 245 800 сумлык дәүләт ярдәме алган, ә эшмәкәр Анастасия Александрова, кошчылыкны үстереп, елына 90 тонна ит җитештерүгә ирешкән.
Җирләрнең күп өлеше “Август-Теләче” хуҗалыгы тарафыннан эшкәртелә, ул аренданы тиешенчә түләп кенә калмый, ветераннарга бүләкләр бирүдә дә булыша. Җирлек яңа трактор алу өчен республика грантын откан, ә район бюджеты акчасына Керәшен Сәрдәсендә заманча балалар мәйданчыгы төзелгән. Өч яңа янгын гидранты куелган, Рус Сәрдәсе авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә яңа һәйкәл куелган. Киләсе елга планнар - янгын сүндерү ихтыяҗлары өчен махсус техникага акча җыю.
Докладның аерым өлеше СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган иде. Аларга даими гуманитар ярдәм күрсәтелгән, ә өч сугышчы-якташларына автомобильләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia