Питрәч районы авыл җирлекләрендә үзара салым программасы ничек эшли
Дүрт авыл башлыклары төзекләндерү эшләре турында сөйләделәр
Үзара салым программасы Татарстанда инде ун елдан артык эшли. Механизм бик гади булып тоела: халык акча җыя, аңа республикадан дүрт тапкыр арттырып средстволар бирелә. Бездә район башлыгы Рәис Сөләйманов инициативасы белән җыелган суммага район ярдәме дә өстәлә. Әмма бу гадилек артында катлаулы идарә итү бурычы яшеренгән – кешеләрне гомуми эшкә үз акчаларын кертергә, өстенлекләр булдырырга һәм эшне тормышка ашыру этабында халыкның ышанычын югалтмаска кирәк.

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенең Көлкәмәр һәм Керәшен Сәрдәсе авылларында чишмәләр су чыганагы гына түгел. Бу көндәлек тормышның бер өлеше: халык өйләренә суны ел әйләнәсе шуннан ала. Озак вакытлар чишмәләргә төшә торган урыннар уңайсыз, бик текә булган, бу кышын аеруча куркыныч. 2025 елда үзара салым программасы буенча чишмәгә төшү юлларын капиталь төзекләндергәннәр, култыксалы тимер баскычлар куйганнар, керү юлын киңәйткәннәр һәм вак таш түшәгәннәр.
Җирлек башлыгы Николай Морозов чишмә юлын төзекләндерү мәсьәләсе буенча үз аңлатмасын бирде:
– Кешеләр чишмәдән файдалана, ә аның янына бару юллары бик начар иде, шуңа күрә без аларны төзекләндерергә булдык. Елганың бер ягыннан юлны киңәйттек, вак таш җәйдек, ә текә күтәрелеш булган яктан баскычны 35 метр чамасы куйдык. Әлбәттә моңа халык бик шат. Әгәр халыкка ошый икән, мин сөенәм генә.
Керәшен Сәрдәсе җирлегендә 2025 ел күрсәткечләре яхшы. Халык 340 мең сум җыйган – республика сумманы дүрт тапкырга арттырган. Район бюджеты финанслары белән бергә төзекләндерүгә акчаларның гомуми күләме 1,92 млн сум тәшкил иткән. Бу акчага шулай ук Көлкәмәр һәм Керәшен Сәрдәсе юлларының 350 метры ремонтланган, рөхсәтсез чүплекләрне бетергәннәр, чүп җыю өчен яңа мәйданчыклар һәм өч янгын сүндерү гидранты урнаштырылган.
2026 елга планнар да бик зур. Халык 120 мең сум акча җыйган, уртак финанслау 1,6 млн сум тәшкил иткән. 1,21 млн сумга ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы өчен автоцистерна сатып алына, калган 390 меңе чишмәне төзекләндерүгә – баскычны һәм вак таш юл салуны дәвам итүгә китәчәк.
Кәвәл авыл җирлеге зур түгел: 189 кеше яши, халыкның күпчелеге Кәвәл авылында, тагын ике авылда – Чуча һәм Урывкинода күбесенчә дачниклар яши. Торак пункт аша кечкенә генә елга ага, нәкъ менә шушы елга 2025-2026 елларда үзара салым программасының төп объектына әверелгән.
2025 елның октябреннән җирлек башлыгы вазифасын биләүче Аида Батюшкова хәлгә ачыклык кертте:
– Күп еллар бу территория ташландык хәлдә, сазлыкка әйләнгән, аны куаклар һәм агачлар каплап алган иде. Шуңа күрә авыл халкы бу территорияне чистартырга карар кылды.
Халык 2 мең сум (алдагы елларда – 1 мең сум) тапшырган. Җыелган сумма 360 мең сум тәшкил иткән; республика һәм районның уртак финанславын исәпкә алып, эшләрнең гомуми бюджеты 1,8 млн сумга җитә. Акчаларны ике юнәлешкә бүләләр: юлларны ремонтлауга һәм елга үзәнен һәм яр буен чистартуга.
Эшләрне Венер Сәлимов җитәкчелегендәге подряд оешмасы башкара. 10-11 көн эчендә бригада агач һәм куакларны кискән, судагы карт агачларны чыгарган, үзәнне экскаватор һәм төягеч ярдәмендә чистарткан. Елганың чистартыла торган участогының гомуми озынлыгы – километр ярымга якын.
– Төп бурыч – куаклардан котылу. Суга юл ачу. Бигрәк тә бу Сабантуй, Авыл көне үткәрү урыннары матур булырга тиеш, – дип аңлата Сәлимов.
Инженерлыкның төп бурычы – сазлыклы участоктан су агызу. Подрядчы ике елдан артык киптереп булмаган участоктан суны чыгару өчен параллель канал казырга карар кылган. Суның биеклеге инде 30-40 сантиметрга кимегән.
Аида Батюшкова ассызыклаганча, елганы чистарту – бер еллык проект кына түгел:
– Биредә эш шактый күп, әмма эш башланган, һәм без нәтиҗәне күрәбез. Тиздән биредә чисталык булыр, элеккечә болыннар булыр, һәм безнең җирлек буйлап матур чиста елга ага башлар дип ышанам.
Төзекләндерүнең икенче ягы: авылга кешеләр кайта башлаган. Участоклар сатып алалар, йортлар төзиләр.
Кибәч авылында үзара салым программасы 2015 елдан бирле эшли, тупланган тәҗрибә уңышларны гына түгел, подрядчылар белән булган проблемаларны да үз эченә ала.
2024-2025 елларда җыелган 787,5 мең сумга ике контейнер мәйданчыгы төзелгән. Ә менә яр буе линиясен чистартуны башкарып чыга алмаганнар: подрядчы акча җитмәүне сәбәп итеп контрактны өзгән. Эшне кичектерергә туры килгән. 2026 елда яңа подрядчы 720 мең сумга чишмә һәм Киба елгасы буенда агачларны кисү һәм ярны чистарту эшләрен башкара. Эшләр инде ике атна дәвам итә, эшнең яртысы башкарылган.
Җирлек башлыгы Рәмис Рәимов чистартуның ни өчен кирәк булуын аңлатты:
– Су күтәрелә, чишмә чүпләнә. Шуңа күрә, су яхшы аксын өчен яр буен чистартырга булганнар. Бу чишмәдән халык су ала, чишмәгә һәрчак юл булырга тиеш.
2026 елга Кибәч халкы бертавыштан үзара салым акчаларын үзәк урамга вак таш түшәүгә юнәлтергә карар кылган. 210 мең сум акча җыйганнар. Республиканың дүрт тапкыр финанс ярдәме һәм район ярдәмен исәпкә алып, гомуми сумма 1,05 млн сум тәшкил иткән. Рәмис Рәимов юлларның төп өстенлек булып калуын яшерми:
– Күп юллар ремонт таләп итә. Асфальт – кыйммәт, ләкин вак таш түшәү – уңайлы карар.
Шул ук вакытта ул уңай үзгәрешләрне дә теркәп бара: җирлектә бер ел эчендә дүрт яңа йорт салынган, бу аеруча куандыра – нәкъ менә шушы авылдан чыккан кешеләр кайта.
Ленино-Кокушкино авыл җирлегенең Олы Бутырка авылында урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Гадәттә, үзара салым программасы буенча җыемнар аз суммалар белән генә чикләнә, әмма Олы Бутыркада яшәүчеләр ихтыяри карар кабул иткәннәр. Теркәлгән һәр кешедән (ә алар авылда 74 кеше) 2шәр мең сум җыярга карар кылганнар.

– Авыл халкы, бары тик уртак тырышлык белән генә юлны тиешле хәлгә китереп булачагын аңлап, мондый чыгымнарга барды, – ди җирлек башлыгы Алексей Меньшов. – Үзләренән 148 мең сум акча кертеп, алар республика һәм район бюджетларыннан 592 мең сум күләмендә сизелерлек финанслар җәлеп итә алдылар. Проектның гомуми бюджеты 740 мең сум тәшкил итте.
Бу акчаларга подрядчы – Питрәч ДРСУ – Киров урамындагы проблемалы юл участогына таш түшәгән. Алар Татар Тау Илендәге таш ятмасындагы 40- 70 фракция вак таш файдаланганнар, катламның калынлыгы 20 сантиметр тәшкил иткән. Юл төзүчеләрнең эш темплары ихтирамга лаек. Көйле эш һәм үз техникасы (грейдерлар һәм КамАЗлар) булу, шулай ук ташу юлының озын булмавы нәтиҗәсендә ДРСУ бригадасы төп эш күләмен ике көн эчендә башкарган. Узган атнада юл инде нигездә әзер иде, нигезне тыгызлау өчен соңгы катоклау эшен генә башкарасы калган.
Татарстанда үзара салым программасы – финанс коралы гына түгел. Бу кеше хезмәтләрне пассив алучы булудан туктый һәм төзекләндерүгә заказ бирүче була торган механизм. Питрәч районында каралган дүрт җирлек шуны ачык күрсәтә: хакимият кешеләр белән сөйләшкән, аңлаткан, тыңлаган һәм эшләгән урыннарда үзара салым “акча җыю” булудан туктый һәм уртак эшкә әверелә.
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов моны бик гади формалаштыра:
– Халыкның теләге генә булсын. Ә без барысын да эшләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia