Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы тикшерү уза

Беренче чиратта, якын арада кулланылачак тракторларга зур игътибар бирелә.

Үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау тормыш иминлеген, кеше сәламәтлеген һәм мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төп чараларның берсе булып тора. Язгы кыр эшләре башлану белән Питрәч аграрийлары алдына 10 апрельгә кадәр булган барлык техниканы еллык техник тикшерүгә тапшыру бурычы куелды. Аеруча техник торышка, яктылык приборларының, тавыш сигналының, руль механизмының, тормоз системаларының эшчәнлегенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының, теркәү документларының, аптечкаларының һәм янгын сүндергечләрнең булуына игътибар бирелә. Механизаторларга һәм белгечләргә 2023 елда Татарстанда булган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерделәр, сезонлы эшләрне бәла-казаларсыз үткәрүләрен теләделәр. 

– Эшне 20 марттан башладылар, “Ак барс-Питрәч”тә 86 берәмлек техника тикшерелде, “Агролак-К”да – 18, “Шәле-Агро”да – 36, “Макс-Ойл”да – 12, Гаврилов агрофирмасында – 8. Төрле җитешсезлекләр буенча “Ак барс-Питрәч”тә өч акт, “Макс-Ойл”да ике акт, “Агролак-К”да өч акт төзелде. “Шәле-Агро” начар әзерлек күрсәтте, алар техник карауга 60 процент техникаларын гына тәкъдим итте. Хуҗалыклар ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм кабат техник тикшерүгә әзерләргә тиеш, –  дип уртаклашты тикшерүләрнең беренче нәтиҗәләре белән районның дәүләт техник күзәтчелеге башлыгы Валерий Максимов.

“Макс-Ойл” хуҗалыгында ун трактор, ашламалар кертү өчен “Туман” сатып алганнар. Аларның 1820 гектар чәчү мәйданы бар, өч чәчү агрегаты һәм биш тырма агрегаты җәлеп ителәчәк. Орлыклар, ашламалар бар, аграрийлар иртәгә үк басуларга чыгарга әзер.

– Безнең барлык тракторчылар да тәҗрибәле, үз эшләрен беләләр. Алар – Сәет Хәбибуллин,  Салават Дунаев, Рәүф Җамалетдинов, Фәнис Сабиров һәм Зөлфәт Вәлиев, алар ел әйләнәсе үз техникаларында эшлиләр. Павел Кнайнов безнең эретеп ябыштыручы да, тимерче дә, – дип мактады авыл хезмәтчәннәрен “Макс-Ойл” хуҗалыгы идарәчесе Ирек Сабиров. 

Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансында 211 трактор һәм төрле маркалы 50 тагылма бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса