Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин отставкага китте
Район башлыгы Илһам Кашапов аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Питрәч районы Советы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.
- Мин һәрвакыт кешеләрнең мәнфәгатьләрен якларга тырыштым. Питрәч районы уңышка ирешәчәк, - дип билгеләп үтте Альберт Валерьевич.
Аның вазыйфасын башкаручы итеп башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа