Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы апалы-сеңелнең яңа ел теләкләрен чынга ашырачак

«Теләкләр чыршысы» акциясенә һәркем кушыла ала.

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов «Теләкләр чыршысы» масштаблы республика хәйрия акциясенә кушылды. Ул Яңа Шигали авылыннан апалы-сеңелнең хыялларын тормышка ашырачак.

Алты яшьлек Элина белән унөч яшьлек Лиана Кыш Бабайдан җылы кышкы комбинезон һәм караоке-система сораганнар. Хәзер аларның теләкләре чынга ашачак.

«Теләкләр чыршысы» акциясенә һәркем кушыла ала. Елкажеланий.рф сайтында анкета сайлап, балага бүләк ясарга мөмкин. Акциядә авыр тормыш хәлендә калган балалар, интернатта тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса