Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы «Казан Экспо»да мобилизацияләнүчеләр янында булды

Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов «Казан Экспо»да хәрби хезмәткәрләрне җыю пунктында мобилизацияләнгән ир-атлар янында булды.

Ул аларның яшәү шартлары белән танышты, шулай ук битараф булмаган халык һәм предприятиеләр җыйган гуманитар йөкне тапшырды. Аңа медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, җылы итекләр, баш киемнәре, перчаткалар, оекбашлар, пластик канистрлар, термо эчке кием, балаклава һәм пончо керде. 

Моннан тыш, мобилизацияләнгән питрәчлеләргә көрәк, балта, пычкы, шулай ук җирле бал һәм чәк-чәк тапшырылды.

Безнекеләр көнкүреш һәм туклану белән бәйле шелтәләр белдермәде. Егетләр барысына да зур сәлам тапшырдылар! Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм", - дип хәбәр итте Кашапов.

Администрациядә районда мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү чаралары булуы, аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча штаб булдырылуы турында да хәбәр иттеләр.

Бирегә барлык мөрәҗәгатьләр дә электрон кабул итү, район башлыгының социаль челтәрләре аша, шулай ук башка каналлар буенча тарала. Әлеге штаб утырышлар уздыра, анда һәр мөрәҗәгать аерым карала», — дип билгеләп үтте район хакимиятенең матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса