Питрәч районы башлыгын сайладылар
Депутатлар бертавыштан Рәис Сөләйманов кандидатурасын хуплады
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Бишенче чакырылыш Питрәч районы Советының беренче утырышы узды, анда көн тәртибендәге төп мәсьәлә – район башлыгын сайлау иде. Президиум урынын алган ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу вазыйфага Рәис Сөләйманов кандидатурасын тәкъдим итте.
- Рәис Әхтәм улы район башлыгы булып эшләгәндә үзен нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Ышанам, вазыйфага сайланганда һәм сезнең ярдәм белән ул үз халкы файдасына иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр, – диде Илсур Гәрәевич.
Депутат, «Бердәм Россия» сәяси партиясе фракциясе әгъзасы Ленар Хөсәенов белдергәнчә, фракция вәкилләре бертавыштан Рәис Сөләйманов кандидатурасын хуплый. Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов авыл җирлекләре башлыклары исеменнән дә шундый ук уртак фикер белдерде.
Яшерен тавыш бирүдә Раис Сөләйманов кандидатурасын тулысынча хупладылар. Аның урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Азат Шәйхисламов сайланды.
– Билгеләнгән планнарны без бары тик бергәләп – районда яшәүче һәр кешенең һәм депутатлар корпусының актив катнашында гына тормышка ашыра алачакбыз. Мин безнең уртак көчебезгә һәм бердәм командада эш итеп, куелган барлык максатларга ирешәчәгебезгә нык ышанам. Әйдәгез, бергәләп районыбызны тагын да яхшырак итик!, - диде Рәис Әхтәмович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia