Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы депутатына актив эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырылды

Екатерина Андронова – Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты

Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты, «Альянс Телеком» ҖЧҖ директоры, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ябык клубы резиденты Екатерина Андроновага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырдылар.

«Питрәч муниципаль районында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив депутатлык эшчәнлеге өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Гадәти булмаган фикерләү, иҗади караш һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәтегез сезгә хезмәттәшләр һәм халык арасында лаеклы хөрмәт яулады», - диелә хатында. 

«Эшчәнлегемне югары бәяләгәннәре өчен мин бик рәхмәтле. Бу алга таба да актив тормыш позициясе белән яшәргә һәм эшчәнлек итәргә зур этәргеч», – дип билгеләп үтте үз социаль челтәрләрендә Екатерина Александровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса