Питрәч районы һәм Калифорниядәге тормыш: бер гаилә тәҗрибәсе
Җәмгыять

Питрәч районы һәм Калифорниядәге тормыш: бер гаилә тәҗрибәсе

Лариса Вавилова һәрвакыт чит илдә яшәргә хыяллана һәм төрле илләрне озак сайлый.

Казанда яшәүче хатын-кыз АКШка күченеп китә, Калифорниядә урнаша, чөнки анда һәрвакыт кояш һәм тормыш дәрәҗәсе югары. Океан артындагы тормыш – пальма һәм голливудның танылган шәхесләре генә түгел, киеренке эш, җирле татар һәм башкортларның Сабан туе да икән. Америкадагы кайбер нәрсәләр аны һаман да гаҗәпләндерә.

Лариса Вавилова Казанда туып-үскән. Аның югары икътисадый белеме бар, һәм күп еллар ул Көнбатыш фармацевтика компанияләрендә эшләгән. Улы Олегка хәзер 23 яшь.

Ларисаның әнисе – Мария Георгиевна Клящеева – Питрәч районының Талкыш авылыннан, ә әтисе Петр Андреевич – Теләче районының Тәмте авылыннан. Ул шунда улы – безнең геройның бертуган абыйсы белән бергә җирләнгән.

– Балачагымда һәр җәйне авылда әбием Елена Леонидовна Харитоновада үткәрә идем, һәм бу минем тормышымның иң бәхетле мизгелләренең берсе булды, – дип сөйли әңгәмәдәшебез. – Мәктәптә укыганда, мин яздан ук авылга кайту өчен әйберләр җыя башлый торган идем – бу өч искиткеч айны зарыгып көтә идем! Питрәчтә әни ягыннан да, әти ягыннан да минем туганнарым яши. Кайчакларда мин кышкы каникулларны шунда, апам Анастасия Георгиевна Степановада кунакта үткәрә идем.

Лариса Вавилова һәрвакыт чит илдә яшәргә хыяллана һәм төрле илләрне озак сайлый. Төркиягә – Истанбулга яки Анкарага барыргамы дип уйлый, Европа белән кызыксына. Әмма нәтиҗәдә язмыш аны башка континентка – АКШка ук алып килә.

– Яшәү өчен урын сайлаганда, мин климатны һәм тормыш дәрәҗәсен исәпкә алдым. Шулай итеп без улым белән Калифорниядә, Лос-Анджелеста тукталдык. Биредә елына 300 кояшлы көн, ә кояш һәрвакыт энергия һәм яхшы кәеф чыганагы! Әгәр кинәт карны сагынсам, машинага утырып тауларга китәргә, чаңгыда шуарга һәм кар атыш уйнарга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, Америка - мөмкинлекләр иле, ләкин долларлар агачта үсми, аларны эшләп табарга кирәк. Мин алкоголь компаниясендә эшлим, ә улым – трак бизнесында, ул инде бөтен Американы әйләнеп чыгарга өлгерде!

2023 ел. Лариса Вавилова Арнольд Шварценеггер йолдызы янында. / Фото язма героеның шәхси архивыннан

Америкада беренче гаҗәпләндергән нәрсә – кешеләрнең һәм мәдәниятләрнең төрлелеге. Биредә теләсә кемне очратырга мөмкин: мексиканнар, кытайлар, әрмәннәр, руслар, татарлар, европалылар, индеецлар – һәм һәркемнең үз акценты, гореф-гадәтләре, кухнясы. Бер районда небоскреблар һәм элиталы рестораннар арасында йөрисең, ә берничә урамнан кечкенә гаилә кафелары булган районга эләгәсең, анда җирле халык бер-берсен исемнәре белән белә.

– Сүз уңаеннан, ЛосАнджелеста татар һәм башкорт бергәлеге бар, быел 25 майда ел саен була торган Сабантуй булачак, – дип питрәчлеләрне сөендерергә ашыкты Лариса Вавилова. – Һәм тулаем алганда АКШтагы русларга мөнәсәбәт бик яхшы. Кешеләр монда ачык йөзле, әмма шул ук вакытта шәхси чикләрне төгәл саклыйлар.

Лос-Анджелес – ул хыяллар һәм контрастлар шәһәре. Бер яктан – Голливуд, затлы виллалар, кыйммәтле машиналар һәм танылган кешеләр, ә икенче яктан – чиксез бөкеләр, тормышның югары ритмы һәм кварталлар, анда кермәү яхшырак.

– Халыкның төрле катламнары бар, – дип күзәтүләре белән уртаклаша безнең ватандашыбыз. – Бизнесменнар, топ-модельләр, актерлар һәм – алардан башка булмый! – билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр. Соңгылары өчен Лос-Анджелеста барлык уңайлыклары булган тулы бер квартал төзегәннәр, тик аларга урамда яшәү, катыргыга ятып йоклау ошый.

Калифорнияне Америкада “алтын” штат дип атыйлар, бу иң бай штат һәм иң кыйммәтлеләренең берсе. Лос-Анджелес – АКШның көнбатыш яр буендагы төп икътисади үзәк.

Буш вакытларында Лариса дуслары, дус кызлары белән очрашырга, тауларга йөрергә, океан буенда вакыт уздырырга, велосипедта йөрергә ярата. Бу йөрүләр вакытында нәрсәләр генә күрмисең! Голливудта супергерой кебек киенгән кешене очратырга мөмкин, шулай ук киемсез дә күрергә мөмкин – һәм моңа беркем дә гаҗәпләнмәячәк. Ә тагын америкалылар ел әйләнәсе шорты һәм сланцаларда йөрергә яраталар, хәтта урамда +15 булса да. Яки кемнеңдер урам буйлап скейтта зур колонка белән музыка яңгыратып барганын күрергә мөмкин.

– Америка – синең тышкы кыяфәтең, акцентың яки гадәтләрең өчен сине беркем дә гаепләми торган урын ул. Монда үзең булырга мөмкин һәм бу, мөгаен, иң гаҗәбедер! Мине әлегә кадәр америкалыларның минем рус акцентына реакциясе кызыктыра. Алар аны бик "серле" дип саныйлар: “Син Россиядәнме?” – дип сорыйлар, – дип көлә Лариса Вавилова. – Монда таныш булмаган кешеләр белән кыска гына сөйләшеп алу, бер-ике җөмлә әйтү бик популяр. Әйтик, кибеттә сиңа: “О, сезнең кофтагыз бик матур, маникюрыгыз бик шәп!” – дип әйтергә мөмкиннәр. Россиядә моңа күнекмәгәннәр. Ләкин, америка нинди генә булмасын, туган җирең чын мәгънәсендә күпкә яхшырак.


Кыскача күзәтүләр

АКШта медицина – ул үзенчәлекле “сәнгать” төре. Һәркемнең дә медицина иминияте булырга тиеш, аны ай саен түлисең. Кайбер эш бирүчеләр аны бирә, ә качакларга (мин алардан көнләшеп тә куям) иминиятләштерүне дәүләт бүлеп бирә. Синең врачка кайчан эләгүең страховка булуга бәйле: бүгенме, иртәгәме, әллә берничә айданмы. Моннан тыш, даруларның 98 проценты рецепт буенча гына сатыла, шуңа күрә рецептсыз аларны сатып алып булмый.

Автомобиль иминиятләштерүләре өчен без Россиядә елга бер тапкыр түләргә күнеккән, монда аны ай саен түләргә кирәк. Әлбәттә, бер еллыкны бер тапкыр түләп куерга мөмкин, әмма бу күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк, бик сирәкләр генә шулай эшли.

Банклар шулай ук миндә гаҗәпләнү уята. Без улым белән АКШка килгәч, банкка мөрәҗәгать итәргә булдык, тик безне кабул итмәделәр, чөнки без менеджер белән очрашуга язылып куймаган идек. Без язылдык һәм берничә көннән без кабул итүгә эләгә алдык, безгә банк карталарын ачтылар. Гадәт буенча мин аларны (карталарны) кулга бирерләр дип көткән идем, ләкин карталарны почта аша конвертларда җибәрәләр булып чыкты. АКШта почта бик алга киткән, монда әлегә кадәр хатларны конвертларда җибәрәләр, һәм шунысы гаҗәп, мөһим документларны конвертта өйгә иң гади почта аша җибәрәләр (банк карталары, машина йөртү таныклыгы, яшәү өчен рөхсәт кәгазе, паспорт).

Машина йөртү таныклыгы алу өчен җирле ЮХИДИга язылырга кирәк. Анда компьютерда сез машина йөртү буенча тестлар тапшырачаксыз, алар кайвакыт шактый кызык (без улым белән өйдән онлайн тапшырдык). Мин инде төгәл хәтерләмим, ләкин, минемчә, егермеләп сорау. Берәү дә батырмый, хата ясарга мөмкин: биш хата ясарга рөхсәт ителә. Сез тестны уңышлы узгач, машина йөртүгә язылырга була. Инструктор белән унбиш минут чамасы йөри аласың. Шулай ук биш яки сигез хата җибәрергә була. Машина йөртү таныклыгы почта аша бер атна эчендә киләчәк. Мин әйтәм бит, монда барлык документлар почта белән җибәрелә.

Сәяхәтләр. Күп кенә америкалылар үз илләре буйлап сәяхәт итә, һәм моның өчен хәтта паспорт та кирәкми! Ил эчендә очу өчен машина йөртү таныклыгы булу да җитә. Америкада төрле табигатьне күрергә мөмкин: океан, күлләр, күп төрле милли парклар. Мин АКШның берничә шәһәрендә булдым, барысыннан да бигрәк миңа Нью-Йорк ошады (ләкин бу шәһәр Лос-Анджелеска караганда да кыйммәтрәк), шәһәрнең җанлы булуы, зур шәһәрләрдәге ыгы-зыгы миңа ошый. Минем хыялым – арендага тәгәрмәчле йорт (автомобиль) алу һәм бөтен Америка буйлап сәяхәт итү.

Фото язма героеның шәхси архивыннан

Кунакка – алдан язылып кына! Америкалылар көтмәгәндә, кисәтмичә генә килүләрне аңламый. Бездәге кебек тиз генә күршегә кереп-чыгу башка сыймый торган хәл. Кулга пирог тотып танышырга кергән яңа күршеләр – кинода гына очрый. Чынлыкта моның өчен бер атна алдан килешеп, сөйләшеп куярга кирәк.

Корал һәм флаглар: медальнең ике ягы. Мин көтмәгәндә атыш башланып китмәсен дип куркып яшим. Биредә 340 млн кешенең кулында 500 млн корал. Ә “психлар” бөтен җирдә дә җитәрлек, урамда адекват булмаган кешеләр, наркоманнар булырга мөмкин. Шул ук вакытта америкалыларның ватанпәрвәрлеге таң калдыра: флаглар һәр йортта, бездә яңа ел вакытында гирляндалар эленгән кебек, эленеп тора.

Мәктәп, полиция - катгый кагыйдәләр. Атаклы сары мәктәп автобуслары – миф түгел. Әгәр автобус STOP билгесе белән тора икән, барлык машиналар да туктый — хокук бозучыны зур штраф яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү көтә. Шулай ук мигалкалар белән махсус транспорт барганда, хәтта каршы як полосада баручылар да барысы да туктый. Полиция дә беркайчан да болай гына туктатмый. Россиядәге кебек, документларны тикшерү юк.

Эш. Дипломнан һәм белемнән тыш барлык белгечләр диярлек лицензиягә ия булырга тиеш –парикмахерлар, маникюр осталары, керфек үстерү осталары, инженерлар, бухгалтерлар, табиблар. Әлбәттә, моны безгә аңлау авыр. АКШта да танышлык буенча эшкә алу бар. Ләкин син яхшы белгеч икән, танышларсыз гына да алачаклар. Төрле оешмаларда инвалид коляскасындагы хезмәткәрне очратырга мөмкин – монда аермыйлар, эшкә һәркемне дә алалар, һәм шул рәвешле мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә эшләргә мөмкин. Илдә иммигрантларның күп булуы сәбәпле эш табу кыенлашты. Бер урынга 100 кеше дәгъва итә.

– Күченү процессы авыр булдымы?

– Без күченү өчен виза алдык һәм 2023 елның 8 гыйнварында АКШка күчендек. Бик кыен булды, чөнки бу бик кыйммәт!

– Россиядә һәм Америкада эшкә мөнәсәбәт нәрсә белән аерыла?

– Минем эшем бөтен Америка һәм бөтен дөнья буйлап алкоголь тарату. Шул исәптән интернетмәйданчыклар аша кайтарту.

АКШта һәр хезмәткәр үзе турында уйлый. Әгәр эш 9дан 17гә кадәр икән, хезмәткәр үз эш урынына 8:59да да түгел, 9:05тә дә түгел, төгәл 9да киләчәк! 17:00дә ул кайтып китәчәк, хәтта “проект янса да” – аңа барыбер. Чөнки аңа артык минуты өчен беркем дә түләмәячәк. Бервакыт бер күренешкә юлыктым: банкта чират бик зур, ә хезмәткәр кыз 30 минутлык ланчка тукталды, һәм ул бу 30 минут вакытын гомуми залда ял итте – аңа барыбер, чират бармы, юкмы. Сез Россиядә мондый хәлне күргәнегез бармы? Ә бит чиратта торучылар да ачуланмый. Кешеләр дәшми-тынмый бик ихтирамлы һәм сабыр гына көтәләр. Менталитет шуның белән аерыла да инде.

Монда ял без күнеккәнчә бер айдан өч айга кадәр түгел, Россиядә бу түләнә. Ә АКШта ике атна гына түләнә! Алар РФдә ял тулысынча түләнүенә, Яңа ел бәйрәмнәренең 10 көн булуына һәм моның да түләнүенә бик гаҗәпләнәләр. Алар өчен бу шок. Май аенда бик күп ял көннәре булуы аларны гаҗәпләндерә. Больничныйда син авыру буенча эштә өч көн булмау хокукына ия (алар өчен түләнә). Калганы беркемне дә борчымый. Теләсәң – бер ел буе авыртырга була, әмма үз хисабыңа. Шуңа күрә АКШта беркайчан да авырмау яхшырак. Һәм хәтта ялга китсәң дә сиңа бу зур минус, чөнки счетларны ай саен түләргә кирәк!

Декрет яллары – барысы да эш бирүчедән тора: бу ике атнадан өч айга кадәр! Бик сирәк алты ай очрый.

– Америкада шәхси тормышны җайга салу өчен нинди мөмкинлекләр бар?

 – АКШта шәхси тормыш бер сүз белән тасвирлана – вакыт юк. Кешеләр урамда танышмый, светофорларда танышмый, чөнки бәйләнде дип судка бирергә һәм бик зур акчалар отарга мөмкиннәр, шуңа күрә монда барысы да бик сак. Америка – судлар иле. Барысы да кемне судка бирергә һәм ничек миллионнар оту турында гына уйлый. Гаилә корган яшьләр мәктәптә, көллияттә, яки университетта танышалар. Яки танышу сайтларында, әмма барысы да бик сак кына эшләнә (бу коточкыч авыр).

Ни өчен күпләр АКШтан китә? Америка – ул хыял бит: океан, небоскреблар, югары хезмәт хаклары (ләкин һәркем өчен дә түгел!). АКШка яңа тормыш өчен килгән һәм кире кайтып киткән кешеләр күп.

Беренче сәбәп: финанс стрессы. Америкада керем югары кебек тоела, ләкин монда чыгымнар да зур. Мисал өчен, торак арендасы хезмәт хакының 50 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Икенче сәбәп: кредит бәйлелеге. Америкада барысы да диярлек бурычка яши. Машина – кредитка, белем – кредитка, торак – кредитка. Россиядә дебет банк карталары күбрәк йөри, АКШта – кредит карталары. Һәм кредитлар күп булу бик мөһим, шулай итеп торакны арендага алу, машина сатып алу җиңелрәк булачак (барысы да кредитка). Автоларны еш кына кешеләр лизингка ала һәм һәр өч ел саен яңарта. Кеше яхшы акча эшләсә дә, акчаның күп өлеше кредитларны каплауга китә. Башта бу нормаль тоела, ләкин берничә елдан күпләр үзләрен иркен хис итми башлый.

Өченче сәбәп: чит мәдәният. АКШта һәркем үзенчә яши! Кешеләр елмая, ләкин син аларның ни уйлаганнарын беркайчан да белмәячәксең. Чын дусларны табу бик кыен (миңа, Аллага шөкер, бәхет елмайды), америкалылар арасында үз даирәңне табу практик яктан мөмкин түгел.

Дүртенче сәбәп: медицина. Авырыйсың икән, бөләсең. Америка медицинасы – дөньяда иң кыйммәтле тармакларның берсе, “ашыгыч ярдәм” чакыру 3000 доллардан башлана. Хәтта яхшы иминиятләштерү белән дә син барыбер үз кесәңнән бик зур суммалар түлисең. Медицина 90 процент шәхси.

Бишенче сәбәп: Ватан белән элемтәне югалту. Туганнары һәм якыннары ерак, һәм һәркемнең дә туган иленә очу мөмкинлеге юк. Елга бер тапкыр (ике атна) ял, Яңа ел һәм май бәйрәмнәре юк. Билетлар бик кыйммәт. Хәтта эштә ике атна булмасаң да, минуска чыгасың: кредитлар буенча түләүләрне беркем дә гамәлдән чыгармый, һичшиксез, үз чыгымнарың буенча бер айга алдан түләргә кирәк.

Шуңа күрә Америка берәүләр өчен – мөмкинлекләр иле, ә икенчеләр өчен – зур өметләр өзелү һәм сынаулар иле.