Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил Абелханов – Рамазан аен ничек үткәрү турында

Төп асылы – рухи халәттә, ул исә сабырлыкта чагыла.

Изге Рамазан ае килеп җитте. Бу – ураза тоту, намаз уку, дога кылу, рухи пакълану һәм изгелек кылу вакыты. Бу турыда Питрәч районы имаммөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов белән сөйләштек.

– Наил хәзрәт, уразаның иң төп мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт?

– Мөхәммәт пәйгамбәр әйткәнчә: “Кем дә кем ураза вакытында начар эшләреннән тыелмый икән, Аллаһ Тәгалә аның ач торуына мохтаҗ түгел”. Ач тору – уразаның асылы түгел, ул кешегә ярдәмче чара булып тора. Төп асылы – рухи халәттә, ул исә сабырлыкта чагыла. Кеше сабыр итәргә өйрәнә: көн дәвамында ашамый-эчми, шул ук вакытта эшен дә эшли, укуын да укый. Ураза тотучы ачлыкның нәрсә икәнен үз гәүдәсендә хис итә, дөньяның башка почмакларындагы мохтаҗларның хәлен аңлый башлый. Бу – үз-үзеңне, үз характерыңны тәрбияләү. Сабырлык сыйфаты булган кешегә бу дөньяда яшәве җиңелрәк, ул авырлыкларны һәм сынауларны тынычрак кабул итә.

– Ураза тоту һәр мөселман өчен мәҗбүриме?

– Балигъ булган, акылы камил, сәламәтлеге нык һәм үз йортында яшәүче (сәфәрдә булмаган) мөселман өчен ураза тоту – фарыз. Әгәр кеше сәфәрдә икән, ул ураза көннәрен калдыра ала. Мисал өчен, кеше Казаннан Мәскәүгә юлга чыкса һәм юлда билгеле бер вакыт булса, ул көннәрне калдырып торырга рөхсәт ителә. Ләкин Рамазан ае үткәч, ул көннәрнең казасын үтәргә тиеш. Шулай ук авыру сәбәпле, даими дарулар эчәргә тиешле кешеләргә дә ураза тотмаска мөмкин. Хатын-кызлар да билгеле көннәрендә ураза тотмыйлар. Бу җиңеллекләр Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән, һәм без алардан файдаланырга хокуклы.

– Ашау-эчүдән тыелып торуның практик ягы турында сөйләгез әле.

– Кояш чыгуның билгеләнгән үз вакыты бар. Иртәнге намаз вакыты җиткәнче, без ашау-эчүдән туктарга тиешбез. Тешләрне алдан ук чистартып кую яхшы, чөнки көндез ялгыш теш пастасын йотып кую куркынычы бар. Көн буе кул кушырып утырырга ярамый, кеше үз тормышы белән яши, бары тик гыйбадәтләрен генә арттыра.

Кичен, кояш баеп, ахшам намазы вакыты җиткәч, авыз ачарга (ифтар кылырга) була. Бу вакытта без Аллаһка бу көнне исән-имин төгәлләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәбез.

Ифтарда гаиләләр, дуслар, дин кардәшләр җыела. Мәчетләрдә дә күмәк ифтарлар оештырыла. Кемдер үзе ифтар мәҗлесе оештырырга теләсә, без ярдәм итәбез. Моның өчен мәчеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бергәләп ашаганнан һәм үзара аралашканнан соң, мөэминнәр тәравих намазына җыела. Бу намаз бары тик рамазан аенда гына укыла.

– Фитыр һәм фидия кебек төшенчәләр нәрсәне аңлата?

– Фитыр сәдакасы – Рамазан ае ахырында бирелә торган сәдака. Бәйрәм көнне һәркем мул өстәл әзерләргә, кунаклар чакырырга тели. Ләкин моңа мөмкинлеге булмаган кешеләр бар. Бу сәдака нәкъ менә алар өчен каралган.

Нисаб күләмендәге байлыгы булган (якынча 120 мең сум тирәсе акчасы булган) һәр кеше фитыр сәдакасын бирергә тиеш. Иң аз күләме гаиләнең һәр әгъзасы өчен якынча 200 сум тәшкил итә. Мисал өчен, минем хатыным һәм өч балам бар икән, мин биш кеше өчен бирәм. Әгәр кешенең мөмкинлеге бар икән, ул күбрәк тә бирә ала – бу хуплана гына. Сәдакаларны мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнергә өлгерсеннәр өчен мәчетләр аша алданрак тапшыру яхшы.

Элек сәдаканы ризык белән биргәннәр, бүгенге көндә галимнәр акчалата бирергә рөхсәт итә, чөнки кеше үзенә кирәкле әйберне үзе сатып ала ала.

Фидия – картлык яки дәваланмый торган чире булу сәбәпле, ураза тота алмаган кешеләр тарафыннан бирелә торган сәдака. Мисал өчен, авыр формадагы шикәр чире белән авыручылар. Алар калдырылган һәр көн өчен бер мохтаҗны тукландырырга тиеш. 30 көн өчен – 30 кеше. Диния нәзарәте карары буенча, быел фидия күләме көненә 450 сум дип билгеләнде.

– Рамазан аеның социаль әһәмияте нидә?

– Ул барлык дин кардәшләрне берләштерә. Нәкъ менә Рамазан аенда үпкәләшкән кешеләр дуслаша, сораулары булганнар җавап таба. Кешеләр имамнарга киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Рамазан туганлык җепләрен дә ныгыта, чөнки гаиләләр ешрак очраша, бер-берсенең хәлен белешә. Аллаһ Тәгаләдән тоткан уразаларыбызны, кылган догаларыбызны һәм изге гамәлләребезне кабул итүен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса