Питрәч районы Иске Шигали мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак
Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Питрәч районында Иске Шигали урта мәктәбенә капиталь ремонт 258,2 млн сумга бәяләнгән. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Проект кысаларында подрядчы комплекслы эшләр башкарачак: яңа җиһазлар монтажлаудан алудан алып янәшәдәге территорияне төзекләндерүгә кадәр. Финанслау республика бюджеты хисабына башкарыла.
Барлык эшләр 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Заказ бирүче – «ТР Главстрой» ДБУ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia