Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Кәвәл авылында зур таган куелды

Идеясе мессенджерларның берсендә авыл төркемендә аралашканда туган

Кәвәл авылында Олы көн атнасында зур таган куелды, шулай итеп югалып барган халык йоласы кире кайтты.

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

Таганны узган ел Кәвәл авылы халкы уртак көч белән салган, Архангел Михаил хөрмәтенә аруландырылган чишмә янындагы часовня-купель янындагы калкулыкка урнаштырганнар. Монда башта бәйрәм келәве булды, аннары халык күңел ачулары башланды. Таган асу идеясе мессенджерларның берсендә авыл төркемендә аралашканда туган. Бәйрәм алдыннан күпләр яшь чакларында Олы көнне ничек билгеләп үтүләрен искә төшергән һәм бу турыда бер-берсе белән уртаклашкан. Өлкәннәр әйтүенчә, таган асу традициясе, мондый күңел ачулар авылда берничә дистә ел элек әле яшәгән, әмма акрынлап, ни кызганыч, бу гадәт юкка чыккан.

– Элек һәр урам, һәр оч үз таганын аса иде, һәм барысы аларныкы башкаларныкыннан биегрәк, зуррак булсын дип тырыша. Яшь егетләр урманга таган ясау өчен агач алып кайтырга бара. Олы көн һәрвакыт язга туры килгәнлектән, бу вакытта йә кар эреп бетмәгән, йә язгы ташу аккан чак була, авыр өрлекләрне күтәреп кенә алып кайтып җиткерә торган түгел. Шуңа күрә сайланган агачларны сал итеп агызалар. Ул вакытта елгабыз да киң иде, әле ул бик бормалы да. Авыр булса да, егетләрнең һәр буыны бу сынауны уңышлы үтте - Олы көн иртәсендә таган басып тора торган иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты авылның олы кешесе Нина Туктарева.

Сал итеп агызып алып кайткан бүрәнәләрне ачык, калкуырак җиргә утыртканнар. Өстән баганаларны нык өрлек белән тоташтырганнар, аңа озын аркан асканнар һәм киң такта куйганнар. Таган атынырга теләүчеләрне ике якка басып, икешәр аркан белән ике егет атындырган.

– Бүген авыл халкы ата-бабаларыннан калган борынгы гореф-гадәтләрне яңарта. Узган ел купель төзелде һәм аруландырылды, хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә һәйкәлне ремонтлыйлар, чиркәүне торгызырга тотындылар. Бу изге эшләрдә бар күңелләрен биреп, җан атып йөргән егетләребез бар. Без чын күңелдән аларга рәхмәтле, хәтта күзләргә яшьләр килә. Мин бер ел элек авылга яшәргә кайттым, шунда ук “Асыл тәңкә” фольклор коллективына кушылып киттем, без җырларыбызны һәм борынгы гореф-гадәтләребезне саклап калырга телибез. Авылыбызның киләчәген матур итеп күрәсе килә, – дип билгеләп үтте авылда яшәүче Елена Дмитриева.

– Безнең буынга таган куярга туры килмәде. Авылда соңгы тапкыр мондый таган асканда, мин әле яшүсмер идем. Хәзер менә бу йоланы үтисе килде, – дип уртаклашты таганны төзүче, авылның иң актив кешеләренең берсе Олег Шипшов.

Конструкциясе буенча аны кечерәйтергә мөмкин, җәен монда балалар атына алырлык куркынычсыз таган булачак, ә киләсе Олы көнгә ул кабат биш метрга җитәчәк.

Соңыннан чарада катнашучылар зур бәйрәм өстәле янына җыелдылар, анда Пасханың төп сые – буялган йомыркаларга тәмле пылау да өстәлде, аны биредә үк зур казанда әзерләделәр. Ә өстәл артында кунаклар арасындагы сөйләшүләр, әлбәттә, җыр белән үрелеп барды. Керәшеннәрдә бер генә бәйрәм дә җырсыз узмый.

– Мондый инициативалар бердәмлекне сакларга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Халык бергә җыела, хатын-кызлар һәм әбиләр сандыктан карт әбиләре кигән борынгы күлмәкләрен, борынгы тәңкәләр белән бизәлгән тамаксаларын чыгаралар, җырлар җырлыйлар. Көндәлек тормышның шундый гап-гади элементларын кире кайтару кешеләргә үзләренең ата-бабаларының зур мәдәниятен сакларга ярдәм итә. Бу бердәмлек һәм дәвамлылык хисен ныгыта, яшь буыннарга үз халкының тарихын яхшырак аңларга һәм аның белән горурланырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады авылда туып-үскән Валерий Саликеев.


ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса