Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы керәшен авылларында Симек һәм Тройсынны билгеләп үттеләр

Программа бик бай иде

Питрәч районы җәйне халык күңел ачулары белән каршы алды. Берәүләр Сабантуйга әзерләнгәндә, керәшен авылларында ел буе көтеп алган Симек белән Тройсынны бәйрәм иттеләр. Аларда көрәштә җиңү дәрте, ачык һавада күңелле концертлар, ата-бабалар истәлеге һәм борынгы йола буенча яңгыр чакыру булды.

Кибәч авылында “Тройсын” бәйрәме бик матур үтте. Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Рәимов сөйләвенчә, бәйрәмне әзерләүдә җирле фермер Александр Золин һәм төзекләндерү подрядчылары катнашкан – чапкычлы тракторлар территорияне тәртипкә китергәннәр, су китергәннәр. Күп яктан район хакимияте ярдәм иткән. Концерт программасы өчен танылган җырчы ИлСафны һәм ТНВ алып баручыларын чакырганнар.

Кибәчтә бәйрәм итүнең төп үзенчәлеге спорт программасы булды. Теләге булганнар аркан тартышу, гер күтәрү, кул көрәштерү һәм башка төр ярышларда көч сынаша алдылар. Милли көрәш өч үлчәү категориясендә катнашучыларны җыйды. Көрәшләр кызу, трибунадагылар ярдәме белән барды, ләкин төп интрига тамашачыларны финалда көтте.

125 килограммга кадәр авырлыкта абсолют батыр булып Яр Чаллыдан Азат Габдрәшитов танылды. Аның бүләге – фермер Золин биргән ат – хайванны 80 мең сумга бәяләгәннәр. 85 килограммга кадәр авырлыкта Казаннан Ислам Закиров беренче булды. 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә спорт мастеры Ильяс Юсупов (Казан) җиңде. Яшь буын көрәшчеләрен дә тамашачылар җылы сәламләде.

Бәйрәм Янсуар авылына да килде. Җирлек башлыгы Василий Таланов исәпләвенчә, меңгә якын кеше җыелган. Өч гектар мәйдандагы футбол кырында бәйрәм иттеләр.

Бәйрәм күңелне нечкәртерлек мизгел белән башланды: чиркәүдә һәм зиратта өмәләрдә булышкан 20 якташларын бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Башлык Елена һәм Петр Пузыревлар гаиләсен аерым билгеләп үтте:

– Безнең Лена апа җырлыйҗырлый эшли. Өлкән яшьтәге пар булса да, барлык чараларда да актив катнашалар, – дип алар турында җылы сүзләр әйтте Василий Таланов.

Шулай ук СВОда катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын котладылар. Бүләккә акчаны җирле эшмәкәрләр – бертуган Смирновлар, Кутузовлар, Яковлев һәм район Советы депутаты Ганюшин бүлеп биргән. Оештыручылар һәм халык шулай ук район хакимиятенә финанс ярдәме өчен рәхмәтле.

Концерт программасына читтән килгән артистлар, шулай ук Энҗе Шәймурзина ямь өстәде. Ләкин үзләренең җирле талантлары да югалып калмады, тамашачыларны патриотик җырлар башкарып сөендерделәр. Төрле спорт мәйданчыклары эшләде. Көрәш буенча ярышларда Кукмара кунагы җиңүче һәм төп призга ия булды.

Көлкәмәр һәм Керәшен Сәрдәсе авылларында бәйрәмнәр күңелле үтте, программа бик бай иде, анда Симек һәм Тройсынны билгеләп үттеләр. Күк йөзен болыт каплады, ләкин халык таралмады. Бәйрәм клуб каршындагы мәйданда узды. Керәшен халкының горефгадәтләрен тасвирлаган баннерлар белән фотозона ясаганнар.

Тройсын турындагы тарихи пролог аерым урын алды, ул 45 минут чамасы дәвам итте. Анда 20дән артык кеше – авыл яшьләре, үзешчән сәнгатькә йөрүчеләр катнашты. Режиссураны мәдәният йорты хезмәткәре Айдар Маннапов үз өстенә алды. Кунакларны үзләренең иҗаты белән танылган җырчы Алина Давыдова һәм җирле “Чулпы” ансамбле сөендерде.

Бәйрәмгә ел саен ялда яки яраланганнан соң тернәкләнүдә булган СВО сугышчыларын чакыралар. Бу юлы Тройсында Николай Ворожейкин да бар иде.

– Алган җәрәхәтләре аңа алга таба хезмәт итәргә бирми, – дип сөйли җирлек башлыгы Николай Морозов. – Ләкин ул бәйрәмдә булуына, якташларына мөрәҗәгать итүенә бик шат иде. Халык безнең геройларыбызны, патриотларыбызны күрсен иде. Шулай ук без һәрвакыт мәңгегә киткәннәрне һәм хәзер хәрби хәрәкәтләр зонасында булганнарны искә алабыз.

Спорт уеннары дәртле узды, анда гадәттәгечә көрәштән алып бүрәнәдә капчык сугышларына кадәр булды. Финанс ярдәмен район хакимияте күрсәткән, шуның нәтиҗәсендә беренче урыннар өчен микродулкынлы мичләр тапшырылды. Моннан тыш, “Птичий дворик” комплексы хуҗасы, җирле эшмәкәр Анастасия Александрова катнашучыларга сертификатлар бирде.

Төрле масштабта һәм үзенчәлекләрдә булуга карамастан, өч авылда да – Кибәч, Янсуар, Керәшен Сәрдәсендә – бер фикер яңгырады: традицияләрне сакларга кирәк.

– Без гореф-гадәтләребезне хәтерлибез һәм аларны яшьләргә, онытмасыннар һәм киләчәк буыннарга тапшырсыннар өчен күрсәтергә тырышабыз, – дип йомгаклады Николай Морозов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса