Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы ничек яши
Бу хакта җирлек башлыгы Николай Морозов сөйләде
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә Керәшен Сәрдәсе, Колкамәр, Иксуар авыллары карый, җирлектә 239 йорт бар һәм 381 кеше яши. Монда керәшеннәр, руслар, татарлар һәм башкортлар дустату гомер кичерә. Җирлек башлыгы Николай Морозов билгеләп үткәнчә, халык хезмәт сөючән, шәхси хуҗалык тота, ә без кешеләр өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз.
Авыл хуҗалыгын шәхси хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр тәшкил итә. Җирләрне “Август” агрофирмасы эшкәртә, ул кешеләргә эш бирә һәм барлык бәйрәмнәрдә шефлык ярдәме күрсәтә. Семеновлар гаиләсендә 20 дән артык сыер һәм 100 дән артык сарык бар. Башкорт гаиләсе Җамалетдиновлар җир кишәрлеге сатып алып, мини-фермалар төзү программасында катнашкан, алар савым сыерларының баш санын – 20гә, гомуми баш санын 50гә җиткергән. Анастасия Александрова җитәкләгән “Птичий двор” хуҗалыгы елына 50 мең баштан артык кош-корт үстерә, берничә тапкыр грантлар һәм дипломнар алган.
Ә киләчәктә җирлек башлыгы тагын бер эшмәкәрнең тәкъдим иткән проектын тормышка ашыруына өметләнә, ул ташландык ферманы торгызып, күл буенда кунак йортлары белән агротуризмны үстерергә тели. Шулай ук ЮНЕСКОның мәдәни мирас объекты булган 1774 елгы Преображение чиркәве урнашкан Рус Сәрдәсе авылын торгызу планнары да бар. Реконструкция бара: түбәсе торгызылган, качлары куелган, зур бәйрәмнәрдә инде келәүләр үткәрелә. Чиркәүне реставрацияләүдән тыш, биредә хатын-кызлар өчен приют булдыру планлаштырыла.
Мәдәният йорты алты хезмәткәре белән елына 365 чара үткәрә – һәр көнгә берәр дигән сүз. Ике фольклор ансамбле – “Чулпы” һәм “Сәяр” – районда гына түгел, республика һәм Россия сәхнәләрендә дә чыгыш ясыйлар.
– Менә бүген яңа гына 2027 елда үтәчәк традицион “Сәярфест” фестивален үткәрү проектын якладым, ул инде алтынчы тапкыр уздырылачак, – дип уртаклаша мәдәният йорты директоры Айдар Мәннапов. – Узган фестивальгә безгә сигез районнан 16 фольклор коллективы килде.
Авыл халкының тагын бер зур горурлыгы – Татарстанда бердәнбер керәшен музее, ул Питрәч туган якны өйрәнү музее филиалы. Сәүдәгәр Максимовларның 250 еллык таш бинасында керәшеннәр һәм Керәшен Сәрдәсе авылы тарихы буенча 2400ләп экспонат саклана. Фәнни хезмәткәр Олег Волков буыннар тарихын бөртекләп торгыза, тикшеренүләр алып бара, мәктәп төркемнәреннән алып федераль каналларның төшерү төркемнәренә кадәр булган төрле делегацияләрне кабул итә.
– Авыл халкы өчен музей – хәтер, – дип сөйли Олег Волков. – Алар миңа үзләренең туганнары турында кемнең кем булуын ачыкларга киләләр. Музей – ул мәдәни үзәк.
Яңа уку елына Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең стеналарын буяганнар. Район хакимияте ремонтка һәм җиһазларга акча бүлеп биргән, ә мәктәп, моңа җавап итеп, гореф-гадәтләрне саклый һәм авыл яшьләрен кире кайтарачагына ышана. Туган мәктәбенә 40 ел гомерен багышлаган, ә хәзер мәктәп директоры Нина Фадеева горурланып:
– Мәктәп – авылның көзгесе. Әгәр анда тәртип, ә территориясе чиста икән, димәк, мәктәп турында кайгырталар. Хәзер мәктәптә сигез укучы, әлегә беренче сыйныф укучылары юк, әмма киләсе елга бер укучы көтелә. Быел өч чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарны өчлеләрсез тапшырды – бу нәтиҗә белән мәктәп хаклы рәвештә горурлана. Аз санлы булу өстенлек бирә: һәр балага укытучының игътибары күбрәк бирелә. Бернинди яңа технологияләр дә яхшы укытучыны алмаштырмаячак.
СВОда катнашучыларга ярдәм итү аерым тема. “За победу. Казань” волонтерлык хәрәкәте аша Николай Васильевич шәхсән үзе сугыш хәрәкәтләре зонасына конкрет адреслар буенча гуманитар ярдәм алып бара. Җирлек сугышчыларга өч “Нива” һәм УАЗ автомобильләре тапшырган. Мәдәният йортында акча җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр (40 тан артык җибәрелгән инде), хәрбиләрнең ата-аналары өчен чәй табыннары коралар.
– Улын югалткан ананың күзләренә карап булмый! – ди Морозов. Ләкин безнең кешене кайгысы белән ялгызын гына калдырырга хакыбыз юк. Өстәл артына утырып сөйләшәбез, барлык мәсьәләләрне бергә хәл итәбез. Алдагы елларга планнар – Питрәчтән Керәшен Сәрдәсе, Рус Сәрдәсе, Рус Казиле аша туристик маршрут булдыру. Шулай ук борынгы часовня урынында арка төзү, зиратны киңәйтү, Көлкәмәрдә балалар мәйданчыгы төзү ниятләнә. Без кемнеңдер килеп, эшләп биргәнен көтеп утырмыйбыз, – дип сүзен йомгаклады Николай Васильевич. – Үзебез эшлибез. Ә үҗәт һәм хезмәт сөючән халык барысына да ирешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia