Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы кырларында дым каплату һәм туфракны тырмалау буенча эшләр бара

Кайбер хуҗалыклар сабан культуралары чәчүгә керештеләр.

Быел сабан культуралары 36485 гектар мәйданда чәчеләчәк, шуларның 21151 гектарын бөртеклеләр тәшкил итәчәк. Иң зур мәйданны “Ак барс-Питрәч” биләп тора. Алар 10253 гектарда сабан культуралары чәчәчәк. Бу хуҗалыкның игенчеләре бүгенге көндә 854 гектарда бөртекле культуралар чәчкәннәр.

“Агролак-К”, “Макс-Ойл” һәм “Вәлиуллин М.М.” КФХ 50шәр гектар һәм “Муллагалиев А.Р.” КФХ 30 гектар сабан культуралары чәчкәннәр.

– Безнең хуҗалыкта дүрт чәчү комплексы эшли. Көчле тракторлар руле артында – алдынгы механизаторлар Ренат Шәрәфетдинов, Альберт Мостафин, Рушан Гайфуллин һәм Павел Андрианов. Һәр агрегатка орлык һәм минераль ашламалар ташу өчен КамАЗ беркетелгән. Зур йөк машиналары руле артында Надир Хәйриев, Рәсим Мирзаҗанов, Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Рөстәм Йосыпов. Шулай ук Алексей Спиридонов һәм Динар Заһидуллинны да билгеләп үтәсе килә, алар туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйлар. Туфракта дым булганда чәчүне вакытында тәмамларга тырышабыз. Бездә барлык механизаторлар тәҗрибәле, хәлне аңлыйлар һәм намус белән эшлиләр, – диде “Ак барс-Питрәч” хуҗалыгы агрономы Айрат Миңнуллин.

Радик Сафин көзен генә армиядән кайткан һәм кабат туган хуҗалыгына эшкә урнашкан, бу кызу эш вакытында чәчүче булып эшли, аның төп бурычы – орлык һәм ашлама төяү.

– Минем ярдәмчем бик яхшы, – диде аның турында Рушан Гайфуллин, – үз эшен яхшы белә. Бу минем 17 нче чәчү сезоным булса да мин мондый иртә язны хәтерләмим. Теләсә нинди шартларда эшләргә кирәк, чөнки уңышның киләчәге безнең эшкә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X