Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Люткино авылында борынгы чиркәүне торгызалар

Казан Изгеләре Гурий, Варсонофий һәм Герман хөрмәтенә изгеләндерелгән агач чиркәү 134 ел элек төзелгән. Шул еллар эчендә ул шактый тузган, үзенең элеккеге рәвешен югалткан һәм аңа ремонт таләп ителә.

Люткино авылы район үзәгеннән ярты сәгатьлек юл ераклыгында гына урнашкан, шулай да, юллар начар булу сәбәпле анда барып җитү җиңел түгел. Илнең төрле шәһәрләреннән чиркәүне реконструкцияләргә ярдәм итәр өчен килгән волонтерларны бу гына туктатмый.

Җирле халык сүзләренчә, барысы да активист Екатерина Гаврилова ярдәмендә башланган, аның ата-бабалары шушы авылдан. Аның җиңел кулы белән 19 гасырның борынгы каберлекләре сакланган авыл зиратын яңартканнар. Зиратны төзекләндерүдә Татарстан Республикасы Президент грантлары фонды ярдәм иткән. Чиркәү ябылганнан соң күп әйберләр, иконалар, тәреләр, чаң югалган. Бина эчендә изгеләр сурәтләнгән фрескалар гына сакланып калган. Хәзер чиркәү бинасында берничә проект кысаларында тулы масштаблы төзелеш эшләре бара, шуларның берсе Владислав Ларкин җитәкчелегендәге «Куда ведут ручьи» проекты, аның ярдәмендә бөтен республика буенча гыйбадәтханәләр торгызыла.

– Бина тулысынча агачтан, дымлылык агачка начар тәэсир итә, күп урыннарда бүрәнәләр черегән. Чаң манарасына җимерелү куркынычы яный иде. Хәзер без бүрәнәләрнең черегән өлешен генә үзгәртергә мөмкинлек бирүче технология кулланабыз. Шул рәвешле, чиркәүнең башлангыч кыяфәтен саклап калачакбыз, – дип сөйләде төзелеш компаниясе директоры Владислав Ларкин.

Бу урында алар 2019 елдан бирле эшлиләр. Якын арада манараның икенче һәм өченче катларын тигезләү проекты эшләнәчәк. Иң куркыныч һәм проблемалы булган иске бина тулысынча сүтелә, теләсә кайсы вакытта җимерелеп, бинаның калган өлешен зарарлый ала. «Куда ведут ручьи» проекты Президент грантлары фондыннан акчалата ярдәм ала, шуңа реконструкция өчен кирәкле җиһазлар сатып алалар.

– Безгә ярдәмгә төзелеш университеты кушылды. Студентлар әйдәп баручы белгечләр белән бергә сызымнар белән, төсләр сайлауда ярдәм итәләр, бер студент бу гыйбадәтханәне реконструкцияләү буенча диплом проектын яклады, – дип сөйләде төзүче.

Яңаны төзүгә караганда, иске бинаны торгызу күпкә авыррак. Ләкин волонтерлар 19 гасыр объектының тарихи кыйммәтен сакларга телиләр. Быел чиркәүнең настоятеле бар, ул Александр атакай Павлов, ул инде биредә келәүләр дә үткәрә.

– Чиркәү Казанны алганнан соң православие динен таратырга килгән Казан изгеләре хөрмәтенә төзелгән. Шуңа күрә ул безнең өчен мөһим. Шулай ук мин Казандагы Изгеләр Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София гыйбадәтханәсенең настоятеле булып торам. Безнең чиркәүгә йөрүче кешеләр, православие яшьләре дә читтә калмый. Без гыйбадәтханә тулысынча элеккеге рәвешендә торгызылыр дип өметләнәбез, – дип уртаклашты Александр атакай.

Янәшәдә генә Изге Николай чишмәсе ага. Александр атакай сүзләренә караганда, гыйбадәтханә барлыкка килгәнче 80 ел элек нәкъ менә чишмә урынында Изге Николай иконасы табылган. Соңыннан ул чиркәүдә сакланган, ләкин еллар узу белән югалган. Хәзер бу урында да эшләр бара. Җирле халык һәм башка битараф булмаган кешеләр көче белән җимерелгән коеның бер өлешен алып ташлыйлар, кечкенә күпер ясыйлар, чишмә өчен торба урнаштыралар. Бу ял көннәрендә анда Изге Николай иконасы куелды.

Чиркәү төзелеше авыл халкын берләштерә. Аларның кайберләре күптән инде башка урыннарга күченгән, ләкин һәр атна саен монда шимбә өмәсенә җыелалар. Үткән елларны искә төшерәләр һәм киләчәккә планнар коралар. Борынгы заманда юкка гына: “Чиркәү булса, авыл яши” дип әйтмәгәннәр. Бәлки ул юкка чыгып баручы авылга яңа сулыш өрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса