Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Люткино авылында «Гурий көне» узачак

Кунакларны бай мәдәни программа көтә.

13 июльдә Питрәч районы Люткино авылында Казан изгеләренең борынгы чиркәве территориясендә традицион авыл бәйрәме –  «Гурий көне» узачак. Чараның максаты - рухи традицияләрне торгызу һәм җирле халык, авылдан чыккан кешеләр һәм хаҗилар өчен аралашу мәйданчыгы булдыру.

Тантаналар иртәнге 8дә тәүбә итүдән һәм литургиядән башланачак. Келәүдән соң кунакларны бай мәдәни программа көтә. Анда бәйрәм концерты, балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар, шулай ук һава еланнары һәм сабын куыклары фестивале булачак.

Чара гомуми табын белән тәмамланачак. Бәйрәмгә керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса