Питрәч районы Люткино авылында «Гурий көне» узачак
Бәйрәм иртәнге 9да тәүбә итүдән һәм литургиядән башланачак.
19 июльдә Питрәч районы Люткино авылында Казан изгеләренең борынгы чиркәве территориясендә традицион авыл бәйрәме – «Гурий көне» узачак. Чараның максаты - дини традицияләрне торгызу һәм җирле халык, шулай ук аралашу мәйданчыгы булдыру.
Бәйрәм иртәнге 9да тәүбә итүдән һәм литургиядән башланачак. Келәүдән соң кунакларны бай мәдәни программа көтә. Анда бәйрәм концерты, балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар, шулай ук һава еланнары һәм сабын куыклары фестивале булачак.
Чара гомуми табын белән тәмамланачак. Бәйрәмгә керү барлык теләүчеләр өчен дә бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia