Питрәч районы мәгариф бүлеге башлыгының Укытучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле укытучылар, педагоглар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез – җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучы булу – бу һөнәр, бу язмыш. Бары тик изге күңелле һәм тирән белемле кеше генә укучыларга иң мөһим, әһәмиятле, кирәкле нәрсәләрне җиткерә ала, яхшы сүз, акыллы киңәш, тормыш юлын сайларга ярдәм итә.
Кадерле укытучыларыбыз, тырыш хезмәтегез, игелекле булуыгыз һәм сизгерлегегез, зирәклегегез һәм белемегез, профессиональлегегез һәм уңышларыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, үсеп килүче буынга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә уңышлар телим. Сезне беркайчан да энтузиазм, балаларны ярату хисләре, укыту һәм укуга омтылыш, һөнәри осталыкның яңа югарылыкларын булдырырга һәм яуларга омтылу теләгегез ташламасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia