Питрәч районы мәктәпләрендә истәлек такталарын ачу тантанасы узды
Бу чаралар Ватан хакына үз гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм хәтер билгесе булды.
Районның ике мәктәбендә элек бу уку йортларын тәмамлаган, махсус хәрби операция барышында һәлак булган ир-егетләргә багышланган истәлек такталарын ачу тантанасы узды. Бу чаралар Ватан хакына үз гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм хәтер билгесе булды.
Керәшен Сәрдәсе авылында Дмитрий Иванович Канашев хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылды. Тантанада аның әтиәнисе Римма Николаевна һәм Иван Дмитриевич, шулай ук укытучылар, мәктәп укучылары һәм авылдашлары катнашты.
Дмитрийның беренче укытучысы, мәктәп директоры Нина Фадеева күз яшьләрен көчкә тыеп торды:
– Ул минем укучым. Ул тыйнак, намуслы, әти-әнисенең таянычы һәм ике бала атасы иде. Без барыбыз да аның тормыш сөючәнлеген һәм теләсә кайчан ярдәм итәргә әзер торуын белә идек.
Дмитрий Канашев Донецк Халык Республикасында 95396 нчы кыр почтасы хәрби часте йөртүче-укчысы булып хезмәт иткән. Ул 2024 елның 8 сентябрендә Новоселовка Первая торак пункты тирәсендә һәлак булган.
Аның әнисе Римма Николаевна мемориаль такта урнаштырулары өчен рәхмәт белдерде:
– Мондый тактаны ачканыгыз өчен рәхмәт. Балалар күрсеннәр, хәтерләсеннәр.
Шәле авылында үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Ренат Рифхат улы Борһанов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Ул үз теләге белән СВО зонасына 2023 елның мартында китә һәм шул ук елның 25 августында һәлак була. Тантанада аның әнисе, абыйлары, туганнары һәм дуслары катнашты.
Ренатның энесе Рәдиф Борһанов аның бик ярдәмчел кеше булуын искә алды. Аннан ярдәм сорарга да кирәкми, ул һәрвакыт үзе килә иде. Төзүче булып эшли, ә СВОда штурмовик була. Ренатның әнисе Мөслимә Фәйзрахман кызы әтисенең һәм бабасының Бөек Ватан сугышы ветераннары булуын, ә иренең абыйсының Днепрны кичкәндә һәлак булуы турында сөйләде:
– Безнең нәселдә ирләр – сугышчылар. Ренат СВОга китте, анда файдалырак булырмын һәм яшьләргә сугышырга туры килмәс, дип уйлады. Хәрби хезмәт ветераны Фәрит Вәлиев укучыларга мөрәҗәгать итте:
– Ренат үз теләге белән Ватанны сакларга китте. Аның казанышлары һәм батырлыгы турында истәлекне мәңге саклагыз.
Истәлек такталарын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова, мәгариф бүлеге башлыгы Дарья Юматова, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Марина Харитонова билгеләп үткәнчә:
– Югалту ачысын җиңеләйтә алган бердәнбер нәрсә – ул безнең хәтер. Без аларның үзләрен корбан итүнең юкка булмавын аңлыйбыз. Алар башкаларның тормышы, азатлык һәм тынычлык хакына һәлак булдылар. Мемориаль такталарны ачу – һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә хәзерге буынга тынычлык һәм ирек бәясе турында искә төшерү дә. Аларның исемнәре якташларының йөрәгендә мәңгегә сакланып калачак, ә батырлыклары Ватанга булган батырлык һәм мәхәббәт үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа