Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы пенсионерлар берлеге рәисе Әлфия Матвеева үзе турында

Аның тормыш юлы күпкырлы

Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан энергиясе һәм тормыш сөючәнлеге белән күпләргә үрнәк булырлык хатын-кыз турында сөйлибез. Питрәч районы пенсионерлар берлеге рәисе Әлфия Матвеева пенсия яшенең актив тормышка комачауламавы, ә яңа казанышлар вакыты да икәнен исбатлый.

– Мине әбием Майрук Митрофановна тәрбияләде, ул тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны иде, – дип сөйли Әлфия Матвеева. – Мине эшкә һәм ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт булышырга кирәк дип үстерде. Мин моның өчен аңа бик рәхмәтлемен!

Әлфия Хасимовнаның “Яшәү – ул хәрәкәт” дигән тормыш девизы вакыт сынавын узган. Нурлатта укыганда ук ул җиңел атлетика ярышларында яратып катнашкан, граната да ыргыткан, озынлыкка да сикергән. Самара училищесында укыганда җиңел атлетиканың күп төрләре, вело һәм чаңгы узышларында берничә тапкыр чемпион исемен алган. Шулай да спорт карьерасын калдырырга туры килгән – гаиләдәге ун баланың иң өлкәне буларак, ул бик яшьли эшли башларга мәҗбүр булган. Шулай да хәрәкәтләнүдән туктамаган.

Аның хезмәт биографиясе – теләсә нинди эшкә алынырга әзерлек үрнәге. Самарада “Алтын куллы оста” дигән мактаулы исемгә ия төзүче, Нурлатта мәдәният йорты директоры, Питрәчтә 23 ел сәүдә эшендә булган ул. Хезмәт эшчәнлеге һәрвакыт актив иҗтимагый позиция белән янәшә барган. Профсоюз линиясе буенча гына түгел, үз инициативасы белән, ул өлкән яшьтәге авылдашларына көн дә азык-төлек алып кайткан, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышкан.

– Безнең балачакта “волонтерлар” дигән сүз юк иде, – диде елмаеп Әлфия Хасимовна. - Октябрятлар, пионерлар, тимурчылар булды. Без әбиләргә ярдәм итә идек – кемгә яшелчә бакчасы казырга, кемгә су ташырга булыштык. Башкалар турында кайгырту гадәте гомерлеккә калды.

2003 елда ул “Кайгырту” үзәгенә эшкә килә, анда 18 ел эшли, шуның яртысын пенсия яшендә була. Нәкъ менә монда 2011 елда ул районда беренче булып скандинавия йөреше төркемен оештырган.

– Башта авыр булды, – дип искә ала ул. – Безнең таяк тотып йөрүебезгә бик нык гаҗәпләнделәр, тиле кешегә караган кебек карадылар. Мин таяк белән урамга чыгып, һәркемгә үзенә йөреп карарга тәкъдим иттем. Ә хәзер һәркем моның нинди файдалы шөгыль булуын белә!

2021 елдан Әлфия Хасим кызы Социаль фондта эшли һәм район пенсионерлар берлеген җитәкли. Шул ук вакытта “Кайгырту” үзәгенең “Питрәч озын гомерлеләре” клубы белән актив хезмәттәшлек итә. Бүген аның җитәкчелегендә сәламәт яшәү рәвеше, финанс белеме, бию һәм бию терапиясе, компьютер белеме буенча дүрт төркем эшли.

– Миңа әбиләрне өйләреннән мәҗбүриләп чыгарырга туры килә, – диде елмаеп язмабыз герое. – Барысына да шалтыратам: бүген шундый чара була, килегез, өйдә утырмагыз, дим.

Ул тик утырырга күнекмәгән: җомга көн иртәнге зарядка, якшәмбе урманда таяклар белән йөрү, мастер-класслар, район һәм республика чараларында катнашу. Ул оештырып кына калмый, ә үзе дә республика спартакиадасында һәм район ярышларында катнаша, чаңгы ярышларында, атуда, шашкада призлы урыннар яулый.

СВО башланганда, Әлфия Хасимовна яңа барлыкка килгән 10 кешелек волонтерлар төркемендә була инде. Бүген “Көмеш волонтерлар” 200 дән артык кеше. Алар сугышчылар өчен ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә. Аларның энергиясе әле төрле иҗтимагый чараларда катнашу өчен дә җитә. Күптән түгел алар мәктәп укучылары белән алма бакчасы утыртканнар, өстәвенә миләш үсентеләрен үзләре урманнан казып алып кайтканнар.

Әлфия Хасимовнаның йорты – зур тату гаилә. Кызы Наталья авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында баш бухгалтер булып эшли, олы оныгы Ангелина кооператив университет тәмамлаган һәм шунда ук икътисадчы булып эшли. Кече оныгы Анна быел Казан инновацион университетына юридик факультетка укырга кергән. Кияве Петр хәзерге вакытта программист һөнәрен үзләштергән һәм читтән торып эшли.

Зур йорт, участок һәм каз, тавык, үрдәк асрау зур кайгыртучанлык таләп итә, әмма безнең герой моңа шат кына.

– Миңа бу тормыш ошый! – ди Әлфия Матвеева. – Һәм мин юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очратып торуым өчен язмышыма рәхмәтлемен.

Аның тарихы күңел яшьлегенең паспорт яше белән үлчәнмәвен раслый. Бу энергиясе ташып торган, яхшы ниятләр белән яшәүче хатын-кызга караганнан соң шуны яхшы аңлыйсың – чын тормыш күңелгә ятышлы эш һәм үз тирәңдәге дөньяны яхшырак итү теләге булганда башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса