Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы прокуроры Ягужинский медале белән бүләкләнде

Бүләкләү РФ прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара кысаларында узды.

Закон өстенлеген тәэмин итү, бердәмлек һәм законлылыкны ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, шулай ук закон белән саклана торган җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле зур хезмәте өчен, күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда һәм прокуратура органнарының квалификацияле кадрларын әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен Ягужинский медале белән Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхәттаров бүләкләнде.

Прокуратурада хезмәт юлын ул 1997 елда республиканың Кама Тамагы районы прокуроры ярдәмчесе вазыйфасында башлый. Дүрт ел Арча районы прокуроры була. Питрәч районы прокуратурасын 2022 ел ахырында җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса