Питрәч районы прокуроры үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде
Бүген илебездә прокуратура хезмәткәре көне билгеләп үтелә
- Фәнис Ринатович, сез Питрәч районы прокуратурасын узган ел ахырында гына җитәкли башладыгыз. Сезнең беренче тәэсирләрегез нинди? Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
- Мин 10 ел Кама Тамагы районында прокурор булып эшләдем, анда 15-16 мең кеше яши иде. Дүрт ел Арча районы прокуроры булдым, анда 52 меңгә якын кеше яши. Питрәч районында рәсми рәвештә 64 меңнән артык кеше теркәлгән, ә рәсми булмаган рәвештә биредә 100 меңгә якын кеше яши. Шуңа бәйле рәвештә, беренче чиратта, мин һәр прокуратура хезмәткәренә бик зур йөкләнеш булуын аңладым. Биредә яшь коллектив эшли. 2022 елда оператив хезмәткәрләрнең составы тулысынча үзгәрде. Мине билгеләгәнче прокурор урынбасары Динар Чуркин ярты ел район прокуроры вазыйфаларын башкарып, эшен лаеклы дәрәҗәдә алып барган. Ике яшь хезмәткәр, прокурор ярдәмчеләре Регина Сабирҗанова һәм Азамат Ризванов әлегә аттестацияләнмәгән. Мартта, апрельдә алар аттестация узарга, беренче исемдәрәҗәләрен алырга тиеш. Хезмәт итү тәҗрибәсе аз булуга карамастан, алар, вакыт белән исәпләшмичә, үзләренә йөкләнгән вазифаларны яхшы һәм намуслы башкаралар. Канцелярия мөдире Лилия Шаһиева биредә 1995 елдан бирле эшли. Аны прокуратураның йөрәге дип атарга мөмкин, ул һәрвакыт һәркемгә ярдәм итә. Һәм безнең машина йөртүче Булат Зыятдинов. Һәркем үз эшен намус белән башкара. Бездә дүрт хезмәткәр елына 900дән артык шикаять карый. Бу әле судларда катнашуны исәпкә алмыйча, тикшерүләр турындагы республика прокуратурасы йөкләмәләреннән тыш.
- «Прокурор» сүзе латин теленнән «кайгырту» дигәнне аңлата, сез кем турында кайгыртасыз? Кешеләр прокуратурага күбрәк нинди сораулар һәм проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
- Әйе, беренче чиратта, безгә гражданнарның хокукларын яклау бурычы йөкләнде. Элек «прокурор» сүзе «гаепләүче» сүзе белән ассоциацияләнә иде. Кешеләр прокуратурага барырга курка, бик сирәк очракларда гына мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер караш кискен үзгәрде. Кешеләр прокуратураның хокук бозучыларга йогынтысы барлыгын, прокуратураның нәкъ менә закон сагында торуын күрәләр һәм үз хокукларын яклау өчен еш мөрәҗәгать итәләр. Торак-коммуналь хезмәт, җир турында законнар өлкәсендә хокук бозуга гылышлы шикаятьләр күп килә.
- Судта сез, әлбәттә, законга таянып гаепләүче булып чыгыш ясыйсыз, әмма кеше факторы да бар бит әле. Сездә гаепләнүчегә карата кызгану хисе уянганы бармы?
- Әлбәттә, кешеләрне кызганасың, мин еш кына төрле ситуацияләрне йөрәгемә якын кабул итәм. Җинаять эшләрен өйрәнгәндә, җинаятьчене теге яки бу эшкә нәрсә этәргәне хакында уйланам. Балигъ булмаганнар законны бозганда аеруча авыр. Монда аеруча игътибарлы булырга, барысын да вакытында ачыкларга кирәк. Укытучы әрләү, бу бер нәрсә, мәктәп укучысы моны горурлык итеп кабул итәргә мөмкин, ә менә погонлы кеше белән сөйләшү бөтенләй башка. Гаиләдә иминлек булмау, начар үрнәк, тәрбия җитмәү, җәзасыз калу балалар җинаятьчелегенә китерә. Минем практикада да күңелгә кереп калган очрак булды. Беренче сигнал – әни кешене мәктәпкә чакыралар, әмма ул килеп туган хәлне хәтта аңларга да тырышмый, малаен яклап чыга, киресенчә укытучыларны гаепли. Яшүсмер чагында аның белән участковый шөгыльләнә башлый. Әмма монда да ана баласына юкка бәйләнәләр дип исәпли. Аннары аларны прокуратурага, эш төркеменә чакырдык, ана өчен тагын бөтен кеше дә гаепле, тик үз баласы гына түгел. Ахыр чиктә эш судка барып җитте, хәзер егет авыр җинаять өчен төрмәдә утыра.
- Бу һөнәргә ничек килдегез? Гаиләгездә сез прокуратурада эшләүче беренче кешеме, әллә инде сүз гаилә династиясе турында барамы?
– Безнең гаиләдә төзүчеләр династиясе, бабай да, әти дә, абый да төзүчеләр. Юридик юнәлештә белем алырга абыем Айрат киңәш итте. Әтием минем дә төзүче булуымны теләгән иде. Ул гади авыл егетенә бу юнәлештә карьера үсешенә, бигрәк тә прокурор вазифасына ирешеп булуына ышанмады. «Безнең нәселдә юристлар юк, сиңа кем ярдәм итәр?» дип борчылды. Шулай бер ел тарткалаштык, ләкин мин үз уемнан кире кайтмадым. Әтиебезнең арабыздан киткәненә ике ел инде, шуңа күрә бу хатирәләр аеруча кадерле. Энем Фәргать тә минем юлдан китте, хәзер Алексеевск районы прокуроры булып эшли.
- Нәтиҗәдә сезне кем хуплады? Кемне остазыгыз дип саныйсыз?
- Сәйфихан Нәфиев минем өчен үрнәк булды. Танылган дәүләт эшлеклесе, үз вакытында Татарстан прокуроры булган кеше. Яшь чагында алар әтием белән дус булганнар, иң актив комсомоллар, партия линиясе буенча бергә үскәннәр. Нинди генә эшкә тотынса да, һәрвакыт үз алдына зур максатлар куйган һәм аңа ирешкән кеше.
- Һөнәри бәйрәмдә хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?
- Безнең һөнәр күп көч һәм энергия таләп итә. Хезмәттәшләремә ныклы сәламәтлек һәм сабырлык телим. Район прокуратурасы район массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли, сезнең коллективны да якынлашып килүче РФ Матбугат көне белән котлыйм.
БЕЛЕШМӘ
Питрәч районы прокуроры Фәнис Ринат улы ТАССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. 1998 елда В.И.УльяновЛенин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Шул ук елны прокуратура органнарына кабул ителгән, хезмәт юлын Татарстанның Кама Тамагы районы прокуроры ярдәмчесе булып башлаган. 2003 елда прокурор урынбасары була, ә 2008 елда шул ук районның прокуроры итеп билгеләнә. 2018 елдан, безнең районга билгеләнгәнче, Арча районы прокуроры булып эшли.
Күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Генераль прокуроры тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән: Россия Федерациясе Генераль прокуроры бүләге (2010), «Россия прокуратурасына 290 ел» медале (2011), III дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерымлык билгесе (2012), I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерымлык билгесе (2020), «Россия прокуратурасына 300 ел» медале (2022).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа