Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып бару буенча аутсайдерлар рәтендә

Аларның хуҗалары үсеш өчен файдалы ярдәм чараларыннан файдалана алалар

  • Әгәр сыер алырга теләсәгез, сезгә аны үз хисабыгызга сатып алырга туры киләчәк, аның каравы тана яки тана сыер сатып алган өчен чыгымнарны каплауга исәп тота аласыз: 60 мең сум – товар терлеге өчен, 70 мең сум – нәселле терлек өчен.
  • Агымдагы елның 1 гыйнварына сезнең сыер, кәҗәләрегез булса, аларны тоту өчен матди ярдәм алырга мөмкин. Елга бер сыерга – 2300 сум, икесенә – 3300әр сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга 4300әр сум бирәләр.
  • Әгәр сезнең ике сыерыгыз бар икән, сезгә абзар яки ферма төзү өчен 300 мең сум акча биреләчәк, (сыерларны биш башка җиткерергә һәм биш ел асрарга сүз бирсәгез).
  • Әгәр сезнең өч сыерыгыз булса һәм тагын бишне сатып алсагыз, шулай ук терлекләргә бина төзү өчен 600 мең сумга исәп тота аласыз.
  • Өч яшьтән олырак атыгыз булса, һәркайсына азык өчен биш мең сум акча алырга мөмкин.
  • Илле баштан йөз башка кадәр кош сатып алсагыз, һәр каз һәм күркә өчен сезгә 200әр сум, үрдәк өчен – 120шәр сум, бройлер өчен 100әр сум бирәчәкләр. Сезнең барлык хайваннар да хуҗалык китабында теркәлгән булырга тиеш.

 

Тулырак мәгълүматны үзегезнең авыл советларыгызда, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсендә 30657 телефоны буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса