Питрәч районы социаль-икътисади үсеш рейтингында лидерлар унлыгына керде
Рейтинг ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан формалаштырылган.
Лаеш районы 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында социаль-икътисади үсеш буенча Татарстанда лидер булды. Топ-3кә шулай ук Әлмәт районы һәм Казан керде.
Беренче унлыкка Татарстанның Тукай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Питрәч һәм Менделеевск районнары эләккән.
Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Әгерҗе районнары социаль-икътисади үсеш буенча аутсайдерлар рәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа