Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы суд приставлары бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Без бу бәйрәмне читләтеп үтә алмадык

Әлсинә Силина: «Эш күп, шуңа да еш кына  тоткарланырга туры килә»

Әлсинә Рәис кызы төзүче булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан югары уку йортында бу һөнәрне үзләштергән һәм район хаимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлегенә эшкә урнаша. 2006 елда ул суд приставлары хезмәтенә күчә. Читтән торып Хокук академиясенең Мәскәү филиалында белем ала. 

Эш күп, шуңа да еш кына эштәе соңа да калырга утры килә. Документларны рәсмиләштерү күп вакыт ала. Мин, нигездә, алимент һәм юридик затлар белән эшлим. Безнең эштә иң кыены шул, –әти-әнисе аерылышканнан соң баланың әнисе белән дә, әтисе белән дә булырга теләвен күрү, мәсьәләне хәл итү өчен опека органнарын һәм психологларны җәлеп итәбез, - дип уртаклашты Әлсинә Рәис кызы.

Ә өендә өч улы көтеп тора, Рәзилгә – 14, Раилгә-9, Рамилгә күптән түгел 4 яшь тулды. Гаилә башлыгы Рушан полиция участковые булып эшли, шуңа күрә  ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эштә. Эше күп булуга да  карамастан, Әлсинә йорт мәшәкатьләрен  дә үзе хәл итә, улларын тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Булышырга  кирәк чакта   аларга Әлсинәнең әнисе Гөлфинә Әхмәдулла кызы ярдәмгә килә, ул да пенсиягә кадәр  эчке эшләр министрлыгында эшләгән.


Игорь Липатов: «Сак һәм тәртипне тәэмин итәбез» 

Питрәч икенче мәктәбен тәмамлаганнан соң Игорь алга таба мәдәният өлкәсендә эшлщргщ уйлаган булган. Шуңа күрә 2010 елда икътисади юнщлеш буенча Казан мәдәният институтына укырга кергәшн. Биш елдан диплом алган, әмма һөнәре буенча эшләмәгән. Яшь, энергияле егет үз язмышын көч структуралары белән бәйләргә була һәм 2019 елда суд приставлары хезмәтенә эшкә урнашкан. Прапорщик исемен алган. 

Без суд утырышлары вакытында сак һәм тәртипне тәэмин итәбез. Шулай ук еш кына хезмәткәрләр иминлеген тәэмин итү өчен торак пунктларга барып кайтабыз. Игорь Ананьевны үземнең остазым дип саныйм. Яшь булуына карамастан, ул инде тәҗрибәле белгеч, - дип сөйләде Игорь.

Эшеннән буш вакытында ул волейбол белән шөгыльләнә, «Олимп» командасында уйный.


Айнура Белякова «Эштә дә, өйдә дә барысына да өлгерәм»

Айнура Алиевна Казанда туып үскән, шунда мәктәпне тәмамлаган. Балачакта хирург булырга хыялланган, әмма мәктәпне тәмамлауга планнары үзгәргән аның. Ул Эчке эшләр министрлыгында системасында эшләргә теләгән.

Мин башта кооператорлар техникумын тәмамладым. Аннары Чабаксар университетына укырга кердем, юрист һөнәрен алдым һәм яраткан һөнәрем буенча эшли башладым. Язмыш мине Питрәчкә алып килде, анда мин суд приставы ярдәмчесе булып урнаштым. Бу 2012 елда иде. Шул ук елны  суд приставы булдым. Безнең төп бурычыбыз – бурычларны түләттерү, - дип сөйләде ул.

Айнура ире Михаил белән өч бала үстерә, иң олысы Романга – 13 яшь, Роланга – 9 яшь, Кирага 4 яшь. Эшеннән тыш, ул өйдәге эшләрне дә башкарырга өлгерә, балаларны үзе мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртә. Ролан хоккей белән шөгыльләнә, аның тренировкалары кайвакыт иртәнге 6да башлана, әнисе улын һәрвакыт озатып куя.

Үз язмышыбызны үзебез сайладык. Соң ятам, иртә торам, шуңа да эштә дә, өйдә дә барысына да өлгерәм, – диде сүзен йомгаклап Айнура Алиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса