Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы судьясы «Ел судьясы» исеменә лаек булды

Редакция хәбәрчесе Люция Сираҗиева судья белән әңгәмә үткәрде.

Районның федераль судьясы Руслан Фәсхетдинов Татарстан Республикасы Югары суды конкурсы йомгаклары буенча «Ел судьясы» исеменә лаек булды.

- Руслан Рөстәмович, беренче эш көнегезне хәтерлисезме?

- Бу 2013 елның 29 ноябре иде. Иртәдән кичкә кадәр административ хокук бозуга кагылышлы һәм гражданлык эшләре исемлеге билгеләнгән иде. ЮХИДИ линиясе буенча штраф салу, салымнар түләттерү буенча эшләр үтәдем. Авыр булды дип әйтә алмыйм, барысын да башкарып чыктым. Өстәвенә, эш тәҗрибәм дә бар, мин унбер ел тикшерү бүлегендә эшләдем, анда кешеләр белән эшләргә өйрәндем. Әмма судья булу җиңел түгел, аңа әзерләнергә кирәк, билгеле бер стаж булырга тиеш. Мин имтиханнар бирдем, утырышларга йөрдем, күзәттем, укыдым. Судья вәкаләтләрен үз өстемә алып, дөрес адым ясаганыма беркайчан да шикләнмәдем.

- Бу һөнәр сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Судья булу - зур җаваплылык. Без төрле категориядәге: гражданлык, җинаять, административ эшләрне карыйбыз. Чөнки төрле өлкәләрдәге кешеләрнең проблемалары белән очрашасың, аларны хәл итәсең. Шуның белән бергә бик зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибә туплыйсың.

- Эш көнегез ничек үтә?

- Секретарь каралачак эшләр исемлеген әзерли. Сәгать сигез-тугызда эш процесслары башлана, һәрберсенә якынча ярты сәгать бирелә. Кайвакыт эш көненнән соң да тоткарланасың. Өйгә кайткач та, иртәдән үк запрос җибәрергә кирәк булган эшләр турында уйлыйсың.

- Карарлар кабул иткәндә сез, беренче чиратта, законга таянасыз. Ләкин кеше факторы да бар бит әле. Сездә кызгану хисе уянамы?

- Әлбәттә, кешеләрне кызганасың, килеп туган хәлне күңелгә якын аласың. Безнең эштә иң мөһиме – карар законлы гына түгел, гадел дә булырга тиеш. Без икесе арасында баланс табарга тырышабыз. Хисләргә килгәндә, без аларны күрсәтмибез һәм күрсәтергә тиеш тә түгел. Чөнки судья гадел булырга тиеш. Ләкин мин һәрвакыт гадел җәза бирәм, дип ышанам.

- Сез көнгә ничә эш карыйсыз?

- Халык саны арту сәбәпле, елдан-ел йөкләнеш арта бара. Соңгы елларда, очракларның яртысында процессның икенче ягында Көек һәм Яңа Шигали авылларында (анда төп торак йортлар төзелә) яшәүчеләр тора. Әгәр элек уртача алганда биш эш каралса, хәзер алар унга кадәр җитә.

- Кайсылары сезгә иң авыр булып тоела?

- Күп очракта алар җиргә кагылышлы, кешеләр үз участоклары арасында чикләр куйганда төрле бәхәсләр килеп туа, еш кына махсус экспертиза таләп ителә. Ир белән хатын баланың яшәү урынын билгеләүне, аның белән аралашу тәртибен билгеләүне сораганда гаилә мәсьәләләрен җайга салу җиңел түгел. Бу процесслар эмоциональлек белән аерылып тора.

- Ә бездә җинаять эше күпме?

- Гыйнвардан октябрьгә кадәр минем аша унике җинаять эше үтте. Тугыз ел эчендә зур иҗтимагый резонанс тудырганнары истә калды. Мин ата кеше улын үтергән һәм хатынын үтерергә (ул исән калды) теләгән эшне карадым. Тагын бер башка эштә ир үз хатынының кызын көчләгән. Гаеплеләр, әлбәттә, үз гамәлләренә тиешле җәза алачаклар. Мондый хәлләр, әлбәттә, күңелдә үз эзен калдыра.

- Җәмгыятьтә сезнең һөнәрегезне куркыныч дип саныйлар. Бу дөресме?

- Миндә беркайчан да курку хисе, шулай ук миңа янаулар да булмады. Үз практикамнан чыгып шуны әйтә алам, миңа каргаулардан башка бернәрсә дә янамады.

- Кеше язмышын хәл итүче кеше буш вакытын ничек үткәрә?

- Һәрвакыт гаиләм белән, өч балабыз бар. Ял көннәрендә чаңгыда йөрергә тырышам, җәен походлар оештырабыз, җиләк, көзен гөмбә җыябыз. Үз бакчабыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса