Питрәч районы сыер савучысы үз һөнәре буенча республикада иң яхшысы дип танылды
Абсолют җиңүче 29 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган
Ютазы районында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы узды. Анда Татарстанның 43 районыннан 86 сыер савучы көч сынашты. Сынаулар берничә этапта узды, теоретик биремнәр һәм практик күнекмәләрне үз эченә алды. Катнашучылар заманча җиһазлар белән эш итү осталыгын гына түгел, зоотехника һәм ветеринария өлкәсендә дә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Конкурста абсолют җиңүче булып “Шәле-Агро” ҖЧҖдән машина белән сыер саву операторы Алинә Хәйруллина танылды.
Абсолют җиңүче 29 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган. Алинә бик яшьли әти-әнисе янына фермага эшкә урнашкан. Әнисе Рәмзия Габделхәй кызы – сыер савучы, әтисе Мәхмүт Гомәр улы кышын терлекче, җәен көтүче булып эшләгән. Туган апасы Мәрзия Шаһвәлиева һәм аның кызы Флюра да шунда хезмәт куйган. Хәзер Алинә белән яшь буын – сеңлесе Гөлинә, икетуган апасы Гөлнара Галиәхмәтова, аның кызы Гөлшат Нәзирова эшли. Сыер савучы хәзер яшьләрнең фермага бармауларына гаҗәпләнә, хәзер эш элеккеге кебек үк авыр түгел, хезмәт хакы да яхшы.
Ире Алексей да ун ел дәвамында хатыны белән иңне-иңгә куеп сыер савучы булып эшләгән, бер ел элек кенә башка урынга күчкән.
– Мин һәрвакыт туган авылым Шәледә эшләдем, – дип сөйли Алинә Мәхмүтовна. – Әниемне, Мәрзия апамны һәм аның кызы Флюраны остазларым дип саныйм. Алар мине эшнең бөтен нечкәлекләренә өйрәттеләр. Әйе, авыр вакытлар да булды. Хезмәт хакын юньләп түләмәделәр, берникадәр вакытка Казанга киттем, ирем белән ел ярым Питрәчтә крестьян-фермер хуҗалыгында сыер савучы булып эшләдек. Аннары яңадан туган авылыма кайттым. Хәзер эш авыр түгел, элек кул хезмәте күп иде, терлек астын да үзебез җыештыра, ашата идек, хәзер барысы да механикалаштырылган, – дип билгеләп үтте ул.
Әлегә аның карамагында бозаулату бүлегендәге 60 сыер бар. Эш көне иртәнге сәгать алтыда башлана, иртәнге савымга ике сәгать вакыт китә. Аннары кичкә кадәр Алинә йорт мәшәкатьләре белән шөгыльләнә, тавыклар, казлар, үгезләр карый. Бу көннәрдә сеңлесе Гөлинәгә бәрәңге алышырга булыша, аннары аның участогына күчәчәкләр. Улы Айсаф белән килене Алсу атна саен кайтып, хуҗалык эшләрендә булышалар, алар Казанда яши.
Конкурска барырга аңа районның җитештерү бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин тәкъдим иткән. Сыер савучы, озак уйлап тормаган, ризалашкан, чөнки элек тә райондагы мондый ярышларда катнашкан булган, призлы урыннар алган, районның яшь сыер савучылары арасында чемпион да калган. Шуңа күрә ул яңа сынауларга да әзер булган. Ярышларга ун көн чамасы вакыт калгач, ныклап әзерләнә башлыйлар, бөтен теорияне яңадан искә төшерергә кирәк була. Барысын да төшенеп беткән кебек, ләкин ничек тә ярышларда югалып калмаска, дулкынланмаска гына кирәк. Анда бит үз эшендә иң яхшылар җыела. Элек Алинәнең Казаннан читкә чыкканы булмаган, иренең туган ягында Буа районында гына берничә тапкыр булган.
– Бәхетемә, ярышлар башланганчы дулкынлану кимеде, мин конкурска әзер идем. Өченче урын булса да яуларга хыялландым, мондый дәрәҗәле ярышларда катнашу гына да зур мәртәбә. Беренче өмет савымнан соң барлыкка килде. Өчәр сыер саудык. “Деловал” кебек аппаратны беренче тапкыр кулландым, һәм кечкенә генә хата җибәрдем. Ләкин теоретик өлешендә 20 сорауга дөрес җавап бирдем. Жирәбә буенча икенче көнне миңа саву аппаратын сүтеп җыю биреме чыкты, минем күрсәткеч – 5 минут 47 секунд булды. Миннән җитезрәк бер генә көндәш булды. Ул чагында өченче урын минеке булачак дип уйладым. Абсолют чемпионны игълан иткәндә, минем фамилиям яңгырады, бу вакытта бер яктан дулкынлану, икенче яктан әйтеп бетергесез шатлык кичердем. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов кулыннан Җиңүче кубогын алгач, дулкынлану көчәйде генә, – дип уртаклашты җиңүче.
Бу уңышы белән аны якыннары, хезмәттәшләре котлаган, шатлыгын уртаклашкан, ә район авыл хуҗалыгы идарәсе акчалата бүләкләгән.
– Бу конкурс гомерлеккә исемдә калыр. Анда бару, андагы атмосфера, республиканың төрле районнарыннан килгән коллегалар белән танышу, концерт, ярышлар, барысы да югары дәрәҗәдә узды. Җиңүемне мәрхүм әти-әниемә багышлыйм. Кызганыч, алар бу көнне күрмәде, – дип йомгаклады сүзен Алинә.
Теманы дәвам итеп
Бу район тарихында икенче җиңүче – сыер савучы, беренче чемпион – Шәле авылында туыпүскән Рәйсә Гайнетдинова. Конкурс кысаларында терлекчелек буенча консультантлар арасында ярышлар узды, анда безнең районнан Хәлим Гатиатуллин катнашты, ул гомуми икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа