Питрәч районы тарихи-патриотик проектта катнашты
Аның максаты – дөньяны фашизмнан коткарган совет солдаты турында хәтерне саклау

“Бердәмлек: Беларусь-Россия” тарихи-патриотик автойөреше безнең районга килеп җитте. Автойөреш Брест – Сургут маршруты буенча уза, ул 1944 елда Беларуссияне немец-фашист оккупантларыннан азат итүгә багышлана.
– Проектны гамәлгә ашыру вакытында без Россия һәм Беларуссия юллары буенча 50 мең километрдан артык юл үттек. Без Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гавриловның туган ягына килеп җитүебезгә бик шат, монда без беренче тапкыр. Безнең максат – дөньяны фашизмнан коткарган совет солдаты турында хәтерне саклау, – дип сөйләде автойөреш җитәкчесе Алексей Манец.
Кунаклар Советлар Союзы Героен бер минут тынлык белән искә алдылар, Петр Гаврилов музеенда булдылар, легендар майор бюстына чәчәкләр салдылар, район вәкилләренә Брест крепостеннан изге туфрак белән капсула тапшырдылар. Җавап итеп форпостчылар кунакларга Әлбәден авылы туфрагы белән капсула бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia