Питрәч районы Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү буенча беренче унлыкка керде
Муниципалитет 8 нче урынны алды
2024 елның беренче кварталында Питрәч районы төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында 8 нче урынны алды. Районга инвестицияләр күләме биш ярым миллиард сум тәшкил итте.
2024 елның беренче кварталында Татарстанда төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 234 миллиард сумнан артып киткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 39%ка күбрәк.
Рейтингның беренче унлыгына Казан, Алабуга районы, Түбән Кама районы, Әлмәт районы, Яр Чаллы, Лаеш районы, Биектау районы, Питрәч районы, Яшел Үзән районы һәм Тукай районы керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia