Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы тикшерүчеләре ни өчен бу һөнәрне сайлаулары турында сөйләделәр

Шулай ук алар үз практикаларыннан кайбер очраклар белән уртаклаштылар

Безнең геройларның берсе әле бик яшь, әмма үзен өметле һәм белемле белгеч буларак күрсәтә, ә икенчесе – ун елдан артык эш тәҗрибәсе булган хатын-кызтикшерүче.
 

«ИҢ МӨҺИМЕ – ДӘЛИЛЛӘРНЕ ДӨРЕС ҖЫЮ»

Руслан Мөхәммәтҗанов – тикшерү бүлегенең иң яшь хезмәткәре. Юрист һөнәрен сайлавы да судья булып эшләгән әнисе белән бәйле. Руслан 2021 елның октябрендә тикшерүче була. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше дистанцион алдаулар. Яшь булуына һәм эш тәҗрибәсе аз булуга карамастан, егет инде катлаулы җинаятьләрне ача. Ул соңгы эшенең нечкәлекләре турында сөйләде.

– Зыян күрүче үзенә төзелеш материаллары заказ итәргә теләгән. Интернетта сатучыларны тапкан, пеноплэкска заказ биргән. Аның янына йөк белән шофер килгән, ләкин товарны алу өчен акча күчерергә кирәк булган. Һәм шулай эшли дә. Ләкин сатучы акча күчмәде дигән. Мошенник, зыян күрүчене алдап, телефон аша аңа башка оешмадан товар заказ иткән була, аның өчен акчаны шунда ук бирәчәкләрен билгеләп үтә. Төзелеш материаллары адрес буенча килгән, ләкин зыян күрүче акчаны аларга түгел, ә явыз ниятле кешегә күчергән. Шулай итеп, мошенник берьюлы берничә кешене алдаган. Тикшерү ике айдан азрак дәвам итте, без оператив эшләдек. Безнең һөнәрдә иң мөһиме – дәлилләрне дөрес җыю, – дип билгеләп үтә Руслан. – Эштә миңа барысы да ошый, хәтта кәгазьләрне тутыру да, бу да мөһим өлеш. Безнең коллектив та яхшы. Барысы да бик теләп ярдәм итәләр, яшь хезмәткәр буларак бу минем өчен бик мөһим, – дип елмая ул.

Буш вакытларында Руслан волейбол белән шөгыльләнә. Бу спорт төрен ул мәктәптән үк үзләштергән.

– Безнең «Олимп» командасы ярышларда призлы урыннар ала, анда төрле һөнәр вәкилләре бар. Волейбол буенча бүләкләр күп, ә эштә әле берәү дә юк. Ләкин, минем барысы да алда әле, – дип уртаклашты ул.


«КЫЗЛАРЫМНЫ ПОЛИЦИЯГӘ ЭШКӘ БИРМӘЯЧӘКМЕН»

Айназ Минһаҗеваның 16 ел хокук саклау органнарында эшләвен күз алдына китерү авыр. Мәктәптән үк ул гаилә династиясен дәвам итәргә һәм, әтисе кебек, полиция хезмәткәре булырга карар итә. Шуңа күрә сигезенче сыйныфтан соң Яр Чаллы милиция лицеена укырга керә, аннан соң Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. 18 яшендә автоград полициясенең «Электротехник» бүлегенә урнаша, тикшерүдә эшли. Гаиләсе белән Питрәч районына күченеп, башта Казанда эшли, соңрак Питрәчкә эшкә күчә.

– Шәһәрдә эш бик күп булды, авылда җиңелрәк. Әлбәттә, хатын-кызга бу өлкәдә эшләү авыр. Кызларымны полициягә эшкә бирмәячәкмен. Мин инде эшкә күнеккән, бернәрсә дә үзгәртергә теләмим. Өч елдан инде пенсиягә чыгам. Бездә бала белән больничныйга чыгу каралмаган, һәр хезмәткәрнең үз эше бар, аларны вакытында башкарырга кирәк. Бу яктан мин бәхетле – иремнең үз эше, шуңа күрә аның миңа хуҗалыкта һәм балалар белән булышу мөмкинлеге бар, – ди ул.

Эшләү дәверендә ул күп кенә эшләрне ача. Кайбер җинаятьләрне логика белән аңлап булмый, ди ул.

– Бер ир-ат коткару хезмәтенә өч тапкыр шалтыратып, йортта бомба куелган, дип ялганлый. Беренче тапкыр аңа шартлы срок бирделәр. Аның олы яшьтәге әнисе булган, шуңа күрә аны каты хөкем итмәгәннәр. Ләкин инде өченче тапкыр җинаять эше кузгатылгач, аны төрмәгә утырттылар. Аннан: «Нишләп алай эшлисез?» дип сорагач, ул: «Эчкән идем, күңелсез булып китте», дип көлеп җавап бирде. Без аның акылын тикшердек, ул психик яктан сәламәт кеше, – дип ышандыра Айназ.

Эштән буш вакытын ул гаиләсенә багышлый.

– Элек крестиклап картина чигә идем, хәзер моңа вакыт җитми, – диде ул елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса