Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы урманнарында һәм кырларында якынча 17 төрле кыргый хайван яши

Алар арасында поши, кабан, ак һәм соры куяннар, төлке, болан, косуля бар.

Хәзерге вакытта Питрәч районында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара, ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Эш өч этапта оештырылган, нигездә бу эш белән егерьләр шөгыльләнә, якынча ун кеше җәлеп ителгән. Башта маршрутны планлаштыралар, безнең районда аларның саны 24, һәркайсы биштән 15 километрга кадәр сузылган. Кайда һәм нинди территорияне колачларга кирәклеген хәл итәләр, аннары күрсәтелгән нокталарны кар машиналарында һәм чаңгыда әйләнеп чыгалар. Беренче көнне күп санлы буталчык эзләрне тигезләп чыгалар, кар өстен тигезләп калдыралар. Икенче көнне яңа эзләр саналырга тиеш.

– Монда куян белән төлке йөргән, – дип күрсәтә безнең район буенча биологик ресурсларны күзәтү һәм саклау өлкәсендә җитәкче Вячеслав Кузнецов маршрутларның берсендә исәп алу вакытында.

Кар өстендә ике хайван эзе яхшы күренә, алар бер юнәлештә бер-берсе артыннан йөгергәннәр, ә аннары аларның эзләре бергә тоташкан, берсе икенчесенең эзе буенча барган. Күрәсең, төлке куянны аулаган. Вячеслав Игоревич шунда ук маршрутның кәгазь схемасын ала һәм күргәннәрен карандаш белән билгели.

– Ә сез монда төлке һәм куян йөргәнен ничек аңладыгыз?

– Һәркемнең үз эзе бар, аларны зурлыгы, формасы буенча аера алабыз, – дип кыскача аңлатты ул. – Исәпләү нәтиҗәләре март аенда булачак. Узган елгы саннардан күренгәнчә, хайваннар саны арткан. Куяннар, пошилар күбәйгән. Моңа аларны карау нәтиҗәсендә ирешеп була. Барлык хайваннар өчен тоз салу улаклары, җимлекләр куябыз, тукландыру мәйданчыклары ясыйбыз. Территорияне әйләнеп карап чыгабыз, контрольдә тотабыз, законсыз аулаулар булмасын өчен барысын да тикшерәбез, – дип билгеләп үтте Вячеслав Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса