Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы халкының су белән тәэмин итү хезмәте өчен бурычы 9 миллион сумнан артык

Районда 10 меңгә якын абонент коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләми

Бу акчалар предприятиегә керсә, челтәрләрне ремонтлауга, авария бригадаларын җиһазландыруга һәм беренче чираттагы эшләргә тотылыр иде. Моның урынына оешма үзенә зыянга эшләргә мәҗбүр, ә түләмәүчеләр пеня җыя, алар белән эш судка кадәр барып җитәргә һәм ахыр чиктә килешүне өзеп сусыз калырга да мөмкиннәр. Килеп туган хәл һәм соңгы чиккә барып җитмәү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында “Электр челтәрләре” ДУП Питрәч энергорайоны җитәкчесе Наил Ханнанов сөйләде.

– Районда якынча 10 мең абонент коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләми. Нигездә бу Питрәч һәм Көек авылы кешеләре. Шул ук вакытта бөтенләй гадәттән тыш очраклар да бар: кайбер гражданнарның бурычы 70 мең сумга җитә, – ди Наил Ханнанов.

“Электр челтәрләре” ТР ДУП актив дәгъва эшенә күчә һәм судка дәгъвалар әзерли.

Район редакциясе хәбәрчеләре предприятие хезмәткәрләре белән бергә бурычлыларга рейдка чыктылар. Төп максат – имза куелган дәгъва кәгазьләрен тапшыру һәм тәрбия әңгәмәсе үткәрү. Реакция төрле: кемдер хатны ала, түләргә вәгъдә итә, кемдер ишеген ачмый, ә кайберләре кунакларны җәнҗал белән каршы ала.

– Күп абонентлар элемтәгә чыкый. Кемдер мираска кермәгән, кемдер безнең мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыра, – дип билгеләп үтә Наил Айрат улы. – Күчмә бригада түләмәүчеләрнең өйләренә бара, мөмкин булганча тикшерә – дөрес, кайберләрен без карый да алмыйбыз, чөнки безне кертмиләр. Безнең хезмәткәрләр судка кадәрге дәгъваны тапшыралар. Кемдер җавап бирә, килеп түли. Реакция булмаса – судка бирәбез. Процесслар бара, суд түләргә мәҗбүр итә. Ләкин бүлек зур түгел, ә түләмәүчеләр күп. Һәр бурычлыга барып җитү һәм кулына дәгъва тапшыру физик яктан кыен.

Җитәкче сүзләренчә, юридик затлар белән мәсьәлә хәл ителгән диярлек: бурычлылар бар, әмма һәрберсе белән килешү төзелгән, алар түлиләр. Физик затлар белән хәл катлаулырак.

– Әгәр предприятиеләр белән уртак тел тапсак, халык реакциясе начаррак. Без хәлгә керәбез, бурычны кичектерергә әзер, ләкин моның өчен бездән качып йөрергә түгел, ә безгә килергә кирәк, – дип ассызыклады Наил Ханнанов.

Белгечләр халыкны килгән счетларны игътибар белән карарга һәм эшне соңгы чараларга җиткермәскә чакыра. Суны вакытында түләү предприятиегә ремонт эшләрен вакытында башкарырга һәм челтәрләрне эш хәлендә тотарга мөмкинлек бирә.

Әгәр бурыч барлыкка килгән икән, суд повесткасы яки инде приставлар килүен көтәргә кирәкми. Абонент бүлегенә килү, хәлне аңлату һәм кичектереп түләү турында килешү төзү дә җитә. Бу артык чыгымнарны булдырмаска һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

– Иң мөһиме – бурычны түләү, – ди Наил Ханнанов. – Без хәлгә керергә һәрвакыт әзер, ләкин моның өчен контактка барырга кирәк.

Әгәр бурычыгыз барлыкка килгән икән, судны көтмәгез. Питрәч авылы, Мелиораторов урамы 17 нче йорт адресы буенча урнашкан абонент бүлегенә килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса