Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көнен оештырачак

Чара Өлкәннәр көненә багышланачак

6 октябрьдә Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Өлкәннәр көненә багышланган Эш бирүче көнен оештыра.

Монда килүчеләр район предприятиеләрендә вакантлы вазыйфалар һәм буш эш урыннары турында белә, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, эшкә урнашуда ярдәм ала, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре турындагы законнар буенча консультация ала алачак.

Эш бирүче көне Питрәч авылы, Советская урамы, 20 нче йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр узачак. Өстәмә мәгълүматны 8(84367)3-07-62, 3-06-06 телефон номерлары буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса