Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы хәрби комиссары волонтерлар янына кунакка килде

Ул аларга гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде

Балалар иҗат йортына үз хезмәтләре белән тылда җиңүне якынайтучылар җыелды. Алар – көмеш волонтерлар һәм аларның яшь ярдәмчеләре – “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүчеләр. Алар янына кунакка махсус хәрби операциядә катнашучы, район хәрби комиссары майор Алмаз Шәйдуллин килде. Питрәч районында тугыз авыл җирлегендә Эльгиза Фәйзуллина җитәкчелегендә 200дән артык көмеш волонтер көн саен маскировка челтәрләре ясый. Аларга “Шатлык” балалар приютында тәрбияләнүчеләр дә ярдәмгә килә. Алар бергә эшләп кенә калмыйлар, бер-берсеннән өйрәнәләр дә: өлкәннәре тәҗрибә тапшыралар, кечкенәләре энергия бирә.

Шушы көннәрдә волонтерлар янына кунакка майор Алмаз Шәйдуллин килгән иде. Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң ул 10 ел гомерен армиягә бирә, контракттан соң гражданкага китә һәм тимер юлда эшли. 2022 елда запастагы офицер 1232 нче полкка мобилизацияләнә һәм Луганск юнәлешенә китә. 2024 елга кадәр Алмаз Рифкатович хәрби бурычларны үтәгән, аннары контрак төзегән һәм 2 нче гвардия армиясе оператив бүлегенең өлкән офицеры булган, ә 2025 ел ахырыннан Питрәч районы хәрби комиссариатын җитәкли.

Ул көмеш волонтерларга һәм балаларга гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм файдалы киңәшләре белән уртаклашты – көчле җилдә маскировка челтәрләре сүтелмәсен өчен тасмаларны ничек дөрес бәйләргә икәнен күрсәтте.

Аларның хезмәтенең кирәклеге турында сөйләгәндә, майор Шәйдуллин шуны ассызыклап үтте:

– Маскировка челтәрләре – бик кирәкле материал, алар бик тиз тотылып бетә. Бүлекчәләр позицияләрен алыштырганда, төп ноктадан киткәндә, элеккеге чикне дә, яңа өстәмә позицияләрне дә яшерергә кирәк. Челтәрне бер урыннан икенчесенә күчереп булмый – ул шунда ук яраксыз хәлгә килә. Шуңа күрә сезнең эш файдалы гына түгел, ә тормыш өчен кирәкле. Сезнең кул җылысы блиндаждагы солдатларны җылыта, – диде ул.

Волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Эльгиза Магомедовна җавап итеп, эш бер көнгә дә туктамаячак, дип вәгъдә итте:

– Без җиңүгә кадәр тырышачакбыз, маскировка челтәрләре ясаячакбыз! “Шатлык”тагы балаларыбызга зур рәхмәт. Бу чын патриотик тәрбия – сүздә генә түгел, ә эштә дә.

Алмаз Рифкатович яшь волонтерларга да мөрәҗәгать итте:

– Олыгайгач, сез ил өчен авыр вакытта фронтка ярдәм итүегезне, волонтерлар булуыгызны исегезгә төшерерсез. Һәм бу тәҗрибәне киләчәк буыннарга һичшиксез тапшырырсыз, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса