Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы хуҗалыкларында бөртекле культураларны җыеп алуга керештеләр

Беренче гектарлардан уңыш чыгышы яхшы

Гаврилов хуҗалыгында урып-җыю 27 июльдә башланган һәм 100 гектардан артык мәйданда арыш һәм 155 гектарда уҗым бодае җыеп алынган.

– Алты комбайн эшли: өч яңа “Полесье”, ике “Дон-1500Б” һәм бер “Акрос-530”. Ашлык ташуда сигез КамАЗ мәшгуль, – дип санап чыкты хуҗалык директоры Айрат Якушев. – Һәрвакыт комбайннар янында ике су ташу машинасы, КамАЗ автомашинасы һәм көпчәкле трактор тора, алар янгын сүндерү өчен җиһазландырылган. Беренче көннәрдә үк уңыш сөендерде. Арыш гектардан уртача 35,5 центнер уңыш бирә, уҗым бодае – 45,4. Яңгыр булмау аркасында уҗым культуралары бик нык зыян күрмәгән, алар көзен кирәкле дымны туплап кала алганнар. Без кырларга ашламаны тиешенчә керттек, шуңа күрә уңыш та яхшы, – дип билгеләп үтте ул.


ЦИФРЛАР

Район басуларында бөртекле культуралар 29831 гектар мәйданны били, шуларның уҗым бөртеклеләре 8868 гектарда. 31 июльгә 2242 гектарда ашлык суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 31,9 центнер тәшкил итә, шул исәптән арыш 27,9, уҗым бодае 35,9, сабан арпасы 27,7. “Шәле-Агро”  һәм “АгроЛак-К”да сабан арпасын һәм борчак җыеп алуга керештеләр.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса